Сочник рецепты
Питрәч районы Татар Тау Иле авылында яшәүче Дилә Сафинадан сочник рецептын тәкъдим итәбез.
![Сочник рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/8/13/b99b55d997b9d1e6b45ece78b75c45484ed5c1f0430c8528d2351f180868.jpg)
Камыр өчен: 2 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 5 аш кашыгы каймак, 50 г атланмай, 1 чеметем тоз, 1 аш кашыгы көпшәкләндергеч.
Эчлек өчен: 200 г эремчек, 1 йомырка агы, 1 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы он, ванилин.
Йомырка сарысын сочникларны майлау өчен калдырырга.
Камыр ясарга һәм 20-30 минут "ял иттерергә".
Аннары камырдан вак түгәрәкләр ясарга, эчлек салырга да, кыстыбый сыман итеп куярга. Йомырка сарысына 1 аш кашыгы су кушарга һәм сочникларны майларга.
180 градуска кадәр кызган мичтә 20-30 минут пешерергә.