news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сочида яңгыр суы чокырына төшеп һәлак булган Түбән Кама малаеның үлемендә гаепле кешегә штраф түләткәннәр

3 августта булган фаҗигадә Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән 7 яшьлек бала һәлак булган иде. 

news_top
Сочида яңгыр суы чокырына төшеп һәлак булган Түбән Кама малаеның үлемендә гаепле кешегә штраф түләткәннәр

Сочида яңгыр сулары чокырында төшеп һәлак булган 7 яшьлек Түбән Кама малаеның үлемендә гаепле кунакханә хуҗасыннан 150 мең сум штраф түләттергәннәр. Бу хакта үз чыгангына сылтама белән 360.tv сайты хәбәр итә.

Кунакханәнең 52 яшьлек хуҗасы үз гаебен тулысынча таныган. Ир-ат куркынычсызлык таләпләрен бозуын белгән. Кунакханә хуҗасын ике елга ирегеннән мәхрүм ителергә тиеш булган.

  • Фаҗига 3 август көнне Лазаревское бистәсендә булды. Көчле яңгырдан соң шәһәрдәге яңгыр сулары ага торган чокырлар су ташкынын сыйдыра алмаган. Су тизрәк аксын өчен бер чокырдагы ташны алганнар. Әбисе белән бергә урамнан барган малай чокырган төшеп киткән. Агым баланы шундык агызып алып киткән. Соңрак баланың гәүдәсен Кара диңгездән табып алганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар