Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочида самолет фаҗигасы: лайнерда янгын чыгып, пассажирлар зыян күргән - видео

"Боинг-737-800" лайнерында Мәскәүдән Сочига баручы 164 пассажир һәм алты экипаж члены булган.

news_top_970_100
Сочида самолет фаҗигасы: лайнерда янгын чыгып, пассажирлар зыян күргән - видео
Сочи аэропортында "ЮТэйр" авиакомпаниясенең "Боинг-737-800" лайнеры полоса кырыена төшеп, самолет Мзымта елгасына ауган. Мәскәүдән Сочига таба оча торган бортта 164 пассажир һәм алты экипаж члены булган. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.
Шасси стойкалары, канаты ватылган, двигателе яна башлаган самолет һәлакәтендә 18 пассажир имгәнгән. Сочи аэропортының комплекслы сменасы җитәкчесе Владимир Бегиян фаҗига урынына беренче булып килеп җиткән, эвакуациядә ярдәм иткән. Ул шунда йөрәк өянәгеннән вафат булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Соңрак пилотлар белән диспетчерлар сөйләшкән язма да чыкты. Аэропортка төшәр алдыннан, самолет экипажы диспетчердан берничә тапкыр һава торышы турында сораган. Аларга төшәргә рөхсәт иткәннәр, төн буе көчле яңгыр буласын да әйткәннәр.

 Утыру штатлы режимда барган, тик самолетка икенче тапкыр аэропорт өстеннән очарга туры килгән. Һава торышы турында сөйләшкәннән соң, пилот “Без янабыз” дип әйткән.
Яна торган самолеттан пассажирларны коткару өчен 17 минут вакыт кирәк булган. Янгынны 8 минутта сүндергәннәр. Бу турыда Сочи аэропорты матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Халыкара авиация комитеты вакыйганы тикшерү өчен комиссия төзегән. Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Ространснадзор "ЮТэйр" компаниясен, Сочи аэропортын һәм диспетчерлык хезмәте планнан тыш тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100