Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Собянин мобилизациянең яңа дулкыны турында хәбәрләрне «дошманнар эше» дип атады

news_top_970_100
Собянин мобилизациянең яңа дулкыны турында хәбәрләрне «дошманнар эше» дип атады
"Татар-информ" архивы

Мәскәү мэры Сергей Собянин, хәзерге вакытта хәрби комиссариатларның планлы эше, шул исәптән хәрби бурычлы кешеләрнең хисап мәгълүматларын ачыклау эше бара, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мобилизациянең икенче дулкыны турында сүз бармый. Башкала мэры мондый хәбәрләрне «дошманнар эше, яла ягу һәм коткы тарату» дип атады. Бу хакта Коммерсантъ сайты яза.

«Миңа берәрсе, мобилизация буенча повестка тотып, кемгә, кая килгәннәрен сөйләсен иде, ичмасам, бер повестканы күрсәтсеннәр иде. Военкоматларның планлы эш алып баруы – аңлашыла, бу гел шулай булды», – дип сөйләгән Сергей Собянин ТВЦ эфирында. Аның сүзләренчә, монда сүз «срочный» хезмәткә чакырту турында бара, бу – Украинадагы хәрби операция белән берничек тә бәйле түгел. «Военкоматларның хисап мәгълүматларын ачыклау эше бар – бу да планлы эш булып тора. Башка бернинди дә эш алып барылмый», – диде ул.

«Бу хәлне коткы таратучылар күпертә. Бу кешеләр халык арасында паника куптарырга тели. Чын-чынлап дошманнар эше бу. Башка сүз таба алмыйм. Яла ягу, ялган һәм коткы тарату», – дип саный Мәскәү мэры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100