Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөбеханалла!» – Ландыш Нигъмәтҗанова сөенече белән уртаклашкан

news_top_970_100
«Сөбеханалла!» – Ландыш Нигъмәтҗанова сөенече белән уртаклашкан
Владимир Васильев

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызлары Ләйләнең чираттагы җиңүе белән уртаклашкан. Күпләр яратып өлгергән кечкенә «артист» бу юлы – «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчесе.

«Ләйлә – «Татар сүзе» бәйгесенең финалисты, котлыйбыз, кызым!» – дип, сөенече турында язган әни кеше һәм Ләйләнең бәйгедәге чыгышыннан видео урнаштырган.

Ландышның виртуаль дуслары да Ләйлә өчен ихлас сөенгәннәр. Әйтергә кирәк, җырчының күп кенә язылучылары социаль челтәрләрдә нәкъ менә Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның балаларын бик яратып карап баралар. Беренчедән, татар телен камил белгәннәре өчен, икенчедән гаҗәеп сәләтле, милләт җанлы булганнары өчен үз итәләр аларны. Аеруча да өч ир бала арасында үсеп килгән Ләйләне.

«Сөбеханалла! Матур итеп сөйли», «Афәрин! Булдыра!», «Кайчан өлгерә бу бала? Кулыннан килмәгән бер эше юк. Бигрәк уңган. Берүк бәхетле булсын. Сокланып карыйм, күзләр тимәсен инде үзенә», «Әйтер сүз юк!», «Сәхнә өчен яратылган», «Алдагы тормышында да зур уңышлар аңа», «Артист булып туган бит ул», «Бу – аның әти-әнисенең дә бик зур хезмәте», «Ләйләгә «Татар халык артисты» исемен бирергә дә була», – дип язганнар социаль челтәр кулланучылар.

Видео: Ландыш Нигъмәтҗанованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100