Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ксения Собчакның хезмәткәрләрен төрмәгә утырттылар : «Ник кешеләрнең тормышын җимерәсез?»

news_top_970_100
Ксения Собчакның хезмәткәрләрен төрмәгә утырттылар : «Ник кешеләрнең тормышын җимерәсез?»

Бүген, 12 февральдә, Ксения Собчакның «Осторожно медиа» холдингының элеккеге директоры Кирилл Суханов 7,5 елга хөкем ителде. Мәскәү суды аны «Ростех» башлыгы Сергей Чемезовтан 11 миллион сум акча таләп итүдә гаепләде.

Ксения Собчак мондый карар белән килешмәвен интернетта язды.

«Ростех» башлыгы Сергей Чемезовтан 11 миллион сум акча таләп итү эшендә шулай ук тагын 2 фигурант – «Tatler» журналының элеккеге баш мөхәррире Ариан Романовский һәм журналист Тамерлан Бигаев гаепләнә. Ксения Собчакның элеккеге хезмәткәрләрен 7 – 7,5 елга кадәр колониягә җибәрделәр.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Собчакның «Тушите свет» тelegram-каналында Чемезовның абруен төшерә торган язма урнаштырылган. Аны алып ату өчен акча таләп иткәннәр.

Ксения Собчак үзе җитәкчелегендә эшләүчеләрнең эшчәнлегендә сәяси контекст булмавын белдергән. Хөкем карары чыгарылган утырышка Собчак үзе килмәгән. Ул борчылуын белдергән сүзләрне телеграм-каналында язган.

«Сүз юк. Бу – гаделсезлек кенә түгел. Бу – күпкә зуррак әйбер. Мин барысын да эшләдем! (Хөкем карарын) «Йомшарту өчен» дигән барлык килешүләрне. Нигә сез кешеләрнең тормышын җимерәсез? Ни өчен 7,5 ел? Ни өчен мондый тигезсезлек? Үч алу гынамы?!» – дип яза Собчак.

Собчак судка килергә нияте булуын әйткән, ләкин бу кайбер сәбәпләр аркасында барып чыкмаган, дигән. «Мин дә, Кириллның әнисе дә залда булмады – Кирилл шулай сорады һәм моның сәбәпләре бар», – дигән ул.

Соңрак KP.RU Собчак үзе җинаять эше буенча шаһит буларак каралмый дип язды. Адвокатлар хөкем карарына каршы шикаять язарга җыеналар.

Журналист Владимир Соловьев бу вакыйга уңаеннан: «Үз хезмәткәрләрен алдаган һәм ташлап калдырган Собчак сүзсез калды», – дигән.

Телевидение алып баручысы Алена Водонаева да Собчакны гаепләгән. Ул аннан дөресен сөйләүне һәм Чемезовтан акча кысуны тануга катышы барлыгын тануны сорый. Алена Ксенияне резонанслы эш фигурантларына булышу өчен берни дә эшләмәүдә гаепли, дип яза URA.RU.

«Ксения Собчак, ахмак булып кыланмасагыз да ярый. «Ростех» башлыгыннан 11 миллион сум акча алу эшендә сез күренмәү аркасында, Суханов, Романовский һәм Бигаев «сезнең» кешеләр булганга – алар гадәти кеше буларак санала алмый», – дип язган ул.

«Baza» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Суханов һәм башка фигурантлар Ксения Собчакка каршы шаһитлык күрсәтмәләре биргән. Гаепләнүчеләрнең версиясе буенча, нәкъ Собчак аларга Чемезовның кайда булуы турында мәгълүмат җиткергән һәм аның турында социаль челтәрләрдә хәбәр чыгару турында боерык биргән. Кузьмин һәм Бигаевны яклаучылар әйтүенчә, тикшерү бу күрсәтмәләргә күз йома, һәм бу – төп хата.

Журналистлар – Романовский, Суханов һәм Бигаевкака чыгарылган хөкем карарын танылган блогер Кристина Потупчик болай бәяли: «Вакыты шаккатыра. Үтерү өчен бирелә торган кебек җәза бирделәр. Мондый кешеләрнең тормышын төрмә мәңгегә җимерәчәк, әмма берничек тә төзәтмәячәк», – дип язган ул «Телеграм»да.

НТВ Каналында Ксения Собчак турында «Осторожно, Собчак! Тайны кровавой барыни» дигән тәнкыйди фильм чыгарды. Собчак телеканалны судка бирергә вәгъдә итә. Документаль фильмда аның шәхси тормышы, аның чит илләрдәге милекләре, ничек ял иткәне, аварияләре эләккәне һәм әтисе турында тәнкыйди мәгълүмат бик күп.

Бу документаль фильм чыкканнан соң телеграм-каналларда Ксения Собчакка хәзер «чемоданнарын тутырырга» гына кала, дип язалар. Аның турында «Чемоданчик еще не собрали? Думаю, что пора», дигән мәкаләләр дә чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100