Соңлап килгән мәхәббәт бәхет китерәме?
Минем тарих әллә ни үзенчәлекле дип уйламыйм. Бөтен кеше дә бер никах белән генә чикләнеп калмый. Әле кайберләре дүрт тапкыр гаилә корып та туктый алмый. Ә минем проблема бөтенләй башка. Бер кешегә гашыйк булып алдандым һәм шуның өчен мине яраткан кешеләремнең тормышын җимердем.
Минем арттан йөрүчеләр гел күп булды, әмма мин «ак атка утырган шаһзадәмне» көтеп яшәдем, әмма көтә-көтә көтек булдым. Шулай да карт кыз булып калудан куркып, кияүгә сораган беренче кешегә чыктым. Ирем мине бик яратты һәм аның мәхәббәте безнең икебезгә дә җитәр дип уйладым.
Башкаларга караганда начар яшәмәдек, әле әйбәтрәк тә яшәмәдек микән. Бер-бер артлы ике балабыз туды, тормышыбыз җитеш иде. Мин иремне ярата алмадым. Әмма мөнәсәбәтләребездән канәгать идем. Шулай да юк-юкта чын мәхәббәт турында хыялланырга яраттым. Шулкадәр еллар узгач килер дип уйладыммыни мин аны? Ул вакытта миңа 41 яшь тулган иде инде…
Ул миннән сигез яшькә кечерәк. Өч ел элек хатыныннан аерылган, романтик мөнәсәбәтләргә әзер кеше иде ул. Аңа кадәр дә мавыгып алган кешеләрем булды, әмма аңа мин бөтен күңелем белән тартылдым. Өч ай очрашып йөргәннән соң аңладым: калган гомеремне аның белән үткәрергә телим икән. Ул да каршы түгел иде.
Коточкыч тавыш чыкты. Туганнарым, дусларым, танышларым мине кире күндерергә тырышып карадылар. Тик минем берни дә ишетәсем килмәде.
Балаларымны әтиләре белән калдырдым да, яңа мәхәббәтем янына киттем. Кызыма — 17, улыма 15 яшь иде. Кечкенәләр түгел! Бик тә аларның мине аңлауларын теләгән идем, әмма элекке ирем һәм кайнанам аларны миңа каршы котыртып бетергән иде, алар миңа дошманга караган кебек карады. Бары тик бераз үскәч акылларына килерләр дип өметләнәсе генә калды. Әлегә мин аларга акча җибәреп тордым һәм кайвакыт телефоннан сөйләшә идем.
Балалар белән мөнәсәбәт мине борчыды, әмма соңлап килгән кайнар мәхәббәтем өчен моңа күз йомарга әзер идем. Менә хәзер генә, аның белән генә чын хатын-кыз бәхетен татыйм кебек тоелды. Ә аның акчаны аз эшләвенә, тормыш алып барырга яраклашмаган булуына карап тормадым. Бу аңлашыла да: ул — «җиңел», мавыгучан, чын иҗади кеше.
Һәм кинәт кенә, ярты ел элек барысы да үзгәрде. Безнең белән дә шундый хәл була алыр дип күз алдыма да китермәдем. Иремне алыштырып куйган кебек иде. Бик дорфага әйләнде, миңа битараф. Күзенә күренсәм дә, аны ярсытуымны аңлый башладым. Бик газапландым, әллә нәрсәләр уйлап бетердем, әмма барысы да бик гади икән: ул гашыйк булган. Һәм бу юлы да үзеннән олырак хатын-кызга. Ә миңа мәхәббәте сүрелгән.
Бервакыт ул миңа өеннән китәргә кушты. «Мин элекке гаиләм белән араларны өздем, миңа кая китәргә?» — дип кызыксындым. «Ә бу минем проблема түгел», — дип җавап бирде «мәхәббәтем».
Бары тик үземнең эгоизм аркасында шушындый хәлдә калуымны аңладым. Тукмалган эт кебек өйгә кайтып егылдым. Гаепләүләргә, үпкә сүзләренә, барысына да әзер идем. Әмма элекке ирем әйткән сүзләрдән соң нәкъ менә аның минем чын мәхәббәтем, гомерлек бәхетем булуын аңладым. «Син ачмы? Ашыйсыңмы?» - дип кенә сорады ул миннән.
Яшьлегемдә хыялланган, уйлап чыгарган ниндидер матур хыялларым артыннан чабып, аздан гына тормышымны җимермәдем.