Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңлап килгән бәхет

Сөмбел шулкадәр арыган, аның тизрәк өенә кайтып җитеп, диванга сузылып кына ятасы килә иде. Хәер, өендә болай эшләргә рөхсәт итеп торырлар микән соң... Анда аны ире һәм кайнанасы көтә шул…

news_top_970_100

Сөмбел Иреккә 5 ел элек кияүгә чыкты. Алар бик матур очрашып йөрделәр, дуслары хәтта көнләшеп тә карый иде. «Менә бер дигән шәһәр егетен эләктердең, ә! Үзенең фатиры да бар», — дип әйткәләде дус кызлары. Әмма Сөмбелгә аның фатиры бармы, юкмы, барыбер иде. Кыз башын югалтып гашыйк булды.

Кияүгә чыгып ярты еллап вакыт узгач, кызның ал күзлекләре әкрен генә төшә башлады. Иреккә «бонус» буларак кайнанасы да бар иде шул. Кайнана-кайнаталар бөтен кешедә дә бар инде ул. Әмма Язилә ханым алар гаиләсендә һәр көн кунак була иде. Һәм барысы да нәкъ кайнаналар турында сөйләгән хикәятләрдәге кебек. Сөмбел әле савыт-сабаны дөрес юмый, әле иренә әллә ничек итеп карый, ашарга әзерләргә өлгерми… Ул бернәрсәне дә дөрес эшләми. Әле җитмәсә нәсел-нәсәпсез авыл гыйбады. Ах, әллә ни чибәрлеге белән дә аерылып тормый, яраткан улы ничек шушы кызга гашыйк була алганын кайнанасы һич кенә дә аңлый алмады.

Хәзер Сөмбел үзе дә аңлый алмый: Ирекнең нәрсәсенә шулкадәр күзе-башы тонып гашыйк булды икән соң? Өйләнешкәннән бирле Ирек иң күп дигәндә ярты ел эшләде. Имеш, аны беркем аңламый, кадерен белми. Эшләргә яратмаса да, тәмле ашарга ярата менә. Сөмбел күбрәк акча эшләр өчен мәктәптә өстәмә сыйныфлар алды. Кайнанасы акчалата ярдәм итмәде. Кайвакыт Иреккә киемнәр ала иде, янәсе аларның гаиләсе яхшы, сыйфатлы әйбер алырлык хәлдә түгел. Сөмбел Ирекне әллә кайчан ташлаган булыр иде дә, барыр җире юк шул. Акча да җыеп бара алмады. Ә яллап яшәгән фатир өчен кимендә бер ай алдан түләп барырга кирәк.

Бусагадан атлап керүгә үк Сөмбелне кайнанасы каршы алды. Ул хәтта хатынга иркенләп чишенергә дә мөмкинлек бирмичә, аны тиргәргә тотынды.

«Инде сездә ике сәгать утырам, ә ирең әле дә булса ашамаган», — дип такылдады.

«Шуннан нәрсә? Суыткычта аш бар, җылытып ашарга ярамыймыни?» — диде Сөмбел.

«Син нәрсә? Кичке ашка нинди аш инде. Бар, кич ашарга яраклы ризык әзерлә инде тизрәк. Әле Ирекнең күлмәген үтүклисе бар, ул иртәгә эш буенча сөйләшүгә бара», — дип төзеп китте кайнанасы.

Әгәр арып кайтмаган булса, Сөмбел кайнанасына каршы килеп тормаган булыр иде. Ә болай аның ике варианты бар. Яки бер күндәм гына башын иеп, кайнанасы кушканнары эшләргә чаба, яки ятып ял итә. Хатын түзеп тора алмады, әйтеп салды:

«Ирек көннәр буе өйдә ята. Ашарга әзерли белә, үзе дә берәр нәрсә пешереп ашый ала бит инде. Сез дә безгә ике сәгать элек килгәнсез, нигә яраткан улыгызны тәмле әйбер белән сыйламадыгыз соң?» — диде ул.

Язилә ханым да, Ирек тә телсез калды. Кайнанасы килененә күзләрен акайтып карады. Аңа каршы әйтергә һәм кушкан эшен эшләмәскә ничек җөрьәт итте әле бу оятсыз? Кайнанасы да, ире дә Сөмбел үзләренә үлгәнче бурычлы дип саный иде, өстәвенә әллә кайдагы ерак авылдан килгән килеш, шундый әйбәт иргә кияүгә чыга алды бит! Сөмбелгә Ирек гашыйк булды, ә Сөмбел аның ике бүлмәле зур фатирына килеп утырды дип уйлый иде алар әниле-уллы. Кайнанасы бераз аңышкач:

«Син ничек минем белән шулай сөйләшә аласың? Сине каян сөйрәп чыгарганны оныттың ахры, син безнең аякларны юып, кулларны үбеп торырга тиеш», — дип җикеренде.

Шушы мизгелдә Сөмбелнең сабырлыгы төкәнде дә инде.

«Әйе, хәзер, табакка җылы су гына тутырам да аякларыгызны юа башлыйм», — диде ул көлемсерәп.

Кыз кәнәфидән торып китте дә, әйберләрен җыярга дип бүлмәсенә керде. Сумкасын алгач, ул бер генә нәрсә турында уйлый иде, ничек тә арудан егылып китмәскә.

Сөмбел әйберләрен җыйган арада бүлмәгә Ирек килеп керде дә дорфа гына итеп:

«Кая җыендың әле?» — диде.

«Сине әниең белән үзеңне генә калдырам. Әнә ул күлмәкләреңне үтүкләсен, бәлеш-гөбәдияләр әзерләп ашатсын. Ә мин китәм, үземә карата мондый мөнәсәбәткә түзәрлегем калмады башка», — дип җавап бирде Сөмбел һәм кием-салымнарын җыюны дәвам итте.

Ирек хатыныннан мондый җавап көтмәгән иде ахрысы, аптырап калды. Шул вакытта аның артында кайнанасы барлыкка килде:

«Нишләргә уйладың әле син? Ирең ашамаган, ач, әйберләре әзерләнмәгән?» — диде.

«Менә үзегез ашатыгыз, әйберләрен дә җыегыз. Мин сезнең бу затлы фатирыгыздан китәм. Бөтенләйгә китәм», — диде дә, ишек янында торган ирен этеп, бүлмәдән чыгып китте.

Ире дә, кайнанасы да кабат аңа күзләрен акайтып карады. Кайнанасы:

«Ә фатир өчен кем түләячәк?» — дип сорады.

«Кемнең фатиры соң бу? Менә шул кеше түләсен. Мин монда пропискада да түгел бит», — диде Сөмбел.

«Әәә, әле монда пропискага да керер идеңмени? Теләсә кемне яздырган ди фатирга, соңыннан фатирны бездән тартып алырга җыенасыңмы?» — дип дорфа гына әйтте Язилә.

«Менә, хушыгыз», — диде Сөмбел.

Сөмбел фатирдан чыкты. Шулкадәр арыган иде, аякларын көч-хәлгә өстерәп лифтка кадәр барып җитте. Аска төште дә ишегалдына чыкты. Сумкасы шулкадәр авыр иде, әле җитмәсә дәфтәрләр тутырылган пакеты да бар, бу кадәр йөк белән атлавы бер дә җиңел булмады аңа. Эштән соң аяклары да мамык кебек. Тукталышка көчкә барып җитте дә эскәмиягә утырды. Тагын атларга хәле калмаган иде. Күзләрен йомды да, эскәмиядә утырган килеш йоклап китте…

Илсур авыр эш көненнән соң өенә кайтып килә иде. Ул арыган, әмма бик канәгать. Бүген ул барысын да санады, һәм ниһаять, бу айда ветеринария клиникасының керем китергәнен аңлады. Аңа балачактан ук хайваннарны карау ошый иде. Әнисе дә улының һәрдаим сукбай песиләрне һәм көчекләрне алып кайтып торуына, соңыннан аларны үстереп игелекле кешеләргә тапшыруына күнеккән иде. Шуңа күрә, улы ветеринар табиб булырга теләвен әйткәч, ул гаҗәпләнмәде. Биш ел эчендә шәһәрдә аны белмәгән кеше калмады диярлек. Хайваннар аның кулында күндәм, тыңлаучан була, ә хуҗаларына бу бик ошый. Шулай ук дәвалануны дә һәрвакыт дөрес сайлый торган иде. Шуңа күрә аның клиентлары Илсурга үзенең клиникасын ачарга кирәк дип гел киңәш биреп торды. Һәм менә ярты ел элек әнисе аны сөйләшергә чакырды.

«Менә Илсур, улым, бу акчаларны мин синең өчен җыеп бардым. Бәлки үзеңнең ветеринар клиникаңны ачарсың», — диде.

Илсур мондый тәкъдимнән һәм әнисенең акча бирүеннән шок хәлендә калды. Әти-әнисенең яхшы вазифаларда эшләвен белә иде, әмма бар акча да аларның зур, затлы фатиры өчен тотылгандыр дип уйлады. Ләкин әнисе акча җыеп барган икән. Ул бит инде хәзер пенсиядә, димәк, бу акча теге заманнардан ук калган.

«Әни, ничек синең соңгы акчаңны алыйм ди инде?» — дип аптырап сорады Илсур.

«Беренчедән, соңгы акча түгел. Икенчедән, бурычка гына алырга», — дип күз кысты әнисе.

Һәм менә бүген Илсур хезмәткәрләренә зарплата түләде, әнисенә бирәсе акчаның бер өлешен конвертка салып куйды, әле өстәвенә үзенә дә керем калды. Әллә ни зур сумма түгел, миллионер булырга да ерак әле аңа, әмма ул бик шат иде. Уйга чумып барса да, юлны игътибар белән күзәтте ир. Кинәт машина тәгәрмәче астына эт ташланды, Илсур куркып машинадан йөгереп чыкты һәм этнең еракка йөгереп киткәнен күрде, димәк, ул ялгышкан. Әмма шул вакытта ул тукталыштагы эскәмиядә утырган кызга игътибар итте.

Ул йоклый иде. Янында юл сумкасы, кулларына пакет кысып тоткан. Ул сукбай кешегә дә охшамаган, ләкин Илсур борчуга калды. Әле кыш булмаса да, инде көз һәм урамда төннәрен шактый салкын. Өстәвенә, хулиганнар да йөреп тора.

«Туташ, сезнең белән бар да яхшымы?» — дип әкрен генә кызның җилкәләрен селкетеп сорады Илсур.

Кыз әкрен генә күзләрен ачты, ләкин шундук тагын йокыга китте. Сөмбел ир-атның тавышын ишетә иде, әмма җавап бирерлек көче юк. Соңыннан ул һавада очканын сизде. Аннары соң тагын йокыга талды…

Фаягөл апа улының хатын-кыз күтәреп керүен күреп аптырап калды. Илсур аяк киемен дә салып тормыйча, гаепле кыяфәт белән залга узды һәм кулындагы хатын-кызны диванга яткырды. Соңыннан фатирдан чыгып китте һәм сумка, пакет күтәреп кире керде. Әнисе бу вакытта идәндәге аяк киеме эзләрен сөртеп йөри иде. Алар икәүләп кухняга узды.

«Улым, кем бу?» — дип сорады Фаягөл апа.

Илсур әлеге кызны ничек табуын сөйләде. Инде Артурга да шалтыратуын әйтте.

Артур Илсурның балачак дусты, шәһәрдә шактый танылган терапевт.

«Әни, аның бомж түгеллеге күренеп тора. Аңа нидер булган, ахрысы. Кара әле, пакетына дәфтәрләр тутырган. Аны тукталышта ташлап калдыра алмадым инде», — дип сөйләп бирде Илсур әнисенә.

Фаягөл апа хуплап улына баш какты һәм чәй ясады. Ул каршы түгел иде. Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк бит. Кем белә ул кыз белән нәрсә булганын.

Ярты сәгатьтән Артур килеп җитте. Ул кызның үпкәләрен тыңлады, температурасын үлчәде. Сөмбел бер мизгелгә күзләрен дә ачты хәтта.

«Кызның сәламәтлеге әйбәт, аңа берни дә янамый. Йөрәге белән бәйле проблемалар юк, салкын тигәне дә сизелми. Ләкин бик арыган булуы хәтта йөзенә чыккан. Мин аңа хәзер укол ясыйм, ял итсен, йокласын», — дип тынычландырды Артур.

Сөмбел бик авырлык белән генә күзен ачты һәм үзенә таныш булмаган бүлмәдә ятуын абайлап алды. Камыр ризыгы һәм дару исе килә иде. Башын боргач, табуретка, аның өстендә сулы стакан һәм дарулар торганын күрде. Ул үзенең кайда булуын аңламады. Ул вакытта бүлмәгә 60 яшьләр тирәсендәге, сөйкемле генә хатын-кыз килеп керде. Ханым Сөмбелгә карады да елмаеп эндәште:

«Уяндыгызмы? Бик яхшы, әйдә торып карагыз әле, мин хәзер Илсурны чакырам», — диде.

Ләкин аны чакрып торасы булмады, Илсур бүлмәгә үзе килеп керде. Сөмбелдән үзен ничек хис итүен сорашты.

«Рәхмәт, минем белән бар да яхшы. Ләкин мин монда ничек килеп эләктем, берни хәтерләмим», — диде Сөмбел оялып кына.

«Мин эштән кайтып килә идем, машина астына эт сикерде. Туктадым. Эт белән бар да әйбәт иде, берни булмады. Соңыннан сезне күреп алдым. Хәлегезне сорадым, әмма җавап бирмәдегез. Шуңа күрә сезне өемә алып кайттым. Соңыннан табиб булып эшләүче дустымны чакырдым. Ул сезне карады, барысы да яхшы дип әйтте, сез тынычлап ял итсен өчен укол ясады. Хәзер сезгә сөйләшми тору яхшырактыр, әкрен генә торып карагыз әле, иртәнге аш ашап алырбыз», — дип сөйләп бирде Илсур.

Илсур Сөмбелгә диваннан торырга ярдәм итте, ванна бүлмәсенә озатты, аның юынганын, үзен бераз тәртипкә китергәнен көтеп торды. Соңыннан икәүләп кухняга керделәр һәм иртәнге аш ашадылар. Илсур Сөмбелгә кире диванга кадәр барып җитәргә булышты, аны яткырды.

«Телисез икән, үзегез белән нәрсә булганын сөйли аласыз, сез бик талчыккансыз бугай?» — диде Илсур.

«И, сөйләрлек әллә нәрсә дә юк инде. Мин мәктәптә укытучы булып эшлим, бер сыйныфта класс җитәкчесе. Тикшерүләр, төрле ярышлар башланды. Эштә яшим дияргә була, ирем өйдә ята, эшсез. Гел күлмәкләрен үтүкләүне, ашарга ашарга әзерләүне таләп итеп тора. Мин һәрвакыт барысын да эшләргә тырышам. Ә кичә өйгә кайткач, кайнанам иремне карамауда гаепләп кычкырып ташлады. Ни өчен кичке аш әзерләнмәгән ди, югыйсә мин яңа гына эштән кайтып кергән кеше. Имеш, әзергә-бәзер генә яшим… Әйберләремне җыйдым да, чыгып киттем», — дип сөйләп бирде Сөмбел үзе белән булган хәлләрне.

Сөмбел үзен гаепле санап башын иде.

«Бу кичә түгел, ә өченче көн булган хәлләр. Сез бик озак йокладыгыз», — диде Илсур.

«Эх, гафу итегез, мин хәзер китәм», — дип каударлана башлады Сөмбел.

«Юк, юк, бар да тәртип, сез хәзер кая барырга җыенасыз соң?» — дип сорады Илсур.

«Барысы да җайланганчы, иптәш кызымда яшәп торырмын», — диде Сөмбел.

«Бездә генә кал. Фатирыбыз зур, урын җитәрлек. Мин көннәр буе эштә, ә әни үзенә иптәш булуга сөенәчәк кенә», — дип кыстады Илсур.

Фаягөл апа да куанып башын селкеде. Ә Илсурның йөзендә ихлас елмаю балкыды.

«Рәхмәт яусын. Мин өй табу белән китәрмен», — диде Сөмбел.

Илсур кабат елмайды һәм берни дә дәшмәде.

Сөмбел эшкә чыкты һәм аерылышырга гариза язды. Күңелендә шулкадәр тыныч һәм рәхәт иде. Ирек берничә тапкыр аның эшенә килеп карады, талашырга тырышып йөрде, әмма мәктәп сакчысы аның кызуын тиз басты, полиция чакыртам дип янады. Беркөнне Сөмбелне алырга Илсур килгәнче дәвам итте бу хәлләр. Ул Сөмбел янына килде дә, аны кулыннан тотты һәм алар мәктәптә чыгып килә иде. Шулвакыт «Син минем хатынны кая алып киттең?» — дип кычкырды Ирек.

«Синең ни эшең бар. Ул хәзер синең хатын түгел, шулай булгач аның янында башка эзең дә булмасын!» — дип хатынны яклады Илсур.

Ирек холык-фигыле белән куркак, кыюсыз кеше иде. Ул һәрвакыт ниндидер конфликтка керүдән куркып яшәде, шуңа күрә тиз күздән югалды. Элекке иренә алмашка кайнанасы килеп йөри башлады, ул һәркөн Сөмбелне мәктәп капкасы төбендә көтеп ала һәм «Оятсыз, фатир өчен кем түләячәк? Син шунда яшисең бит», — дип килененең канын эчте.

«Мин анда бер ай яшәмим инде һәм аның өчен түләргә җыенмыйм. Менә кем яши, шул түләсен. Ә ул сезнең улыгыз һәм сез үзегез», — дип коры гына җавап бирде Сөмбел.

Кайнанасы тынычланмады, Сөмбелне гел мыскыллап, кыерсытып торды. Ә бер көнне Язилә ханымның ничек кычкырганын сакчы ишетте дә полиция чакыртты. Хатынны шундук полиция бүлегенә алып киттеләр.

Сөмбелне алырга Илсур еш килеп йөри башлады. Алар кинога, театрга йөри башладылар, кичләрен паркта йөриләр иде. Илсур сөйләшер өчен бик мөлаем һәм изге күңелле кеше иде. Аларга икесенә бергә бик рәхәт иде. Сөмбел Илсурга гашыйк булганын аңлады. Димәк, аңа тизрәк Илсур һәм Фаягөл апаның фатирыннан чыгып китәргә кирәк. Фаягөл апаны да бик үз итеп, яратып өлгергән иде Сөмбел.

Кич Сөмбел һич кенә дә йокыга китә алмый ятты. Күпме боргаланып яткандыр, түзмәде, торып кухняга чыкты, чәй эчәргә теләде. Ә кухняда Илсур шәраб эчеп утыра иде.

«Син дә йоклый алмыйсыңмы? Бәлки шәраб эчәрбез», — диде ул.

«Мин бөтенләй эчмим, әмма хәзер баш тартмас идем», — дип уңайсызланып кына елмайды Сөмбел.

Илсур торып шкафтан фужер алды да шәраб салды.

«Йә, безнең өченме?» — дип бокалны Сөмбелгә сузды.

Сөмбел аның хуплап елмайды. Ә алга таба барысы да романтик кинолардагы кебек булды. Ул үзенең ни эшләгәнен аңларлык хәлдә түгел иде...

Бу төннән соң Сөмбел Илсурның күзенә күренмәскә тырышты. Ә соңыннан иптәш кызы Сөмбел өчен яхшы фатир табуын әйтте. Сумкаларын күтәреп ишек төбенә килеп баскач, каршысына Илсур очрады. Ул ни булганын аңламыйча Сөмбелгә карап тора.

«Кая киттең?» — дип сорады.

Сөмбел Илсурны берни дә аңламасын дип елмаерга тырышты һәм җавап бирде.

«Бүген дус кызым шалтыратты һәм миңа фатир табуын әйтте. Мин шунда күченәм. Башка сезгә кыенлык китерәсем килми», — дип җавап бирде.

«Син яшәгәннән безгә нишләп кыен дип уйлыйсың әле? Мин берәр нәрсәне дөрес эшләмәдемме?» — дип кызыксынды Илсур.

«Юк, бар да яхшы. Бары тик мин… — диде дә Сөмбел туктап калды. — Мин үз хисләремнән куркам.

«Соң, әйдә икәүләп куркыйк алайса», — диде дә Илсур Сөмбелнең иреннәреннән назлап үбеп алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100