Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы рейс: Яшел Үзәндә вәхшиләрчә үтерелгән таксистны соңгы юлга озаттылар

Такси йөртүчесе булып эшләгән егетне үтерү Яшел Үзән халкын тетрәндерде. Гадәттәгечә, ир-ат төнге сменага чыга, әмма аңа өенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Икенче көнне аны үз машинасының багажнигында үтерелгән килеш табалар. Фаҗига турында тулырак «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Соңгы рейс: Яшел Үзәндә вәхшиләрчә үтерелгән таксистны соңгы юлга озаттылар
Социаль челтәрләр

35 яшьлек Александр Кротовның югалуы турында 28 сентябрьдә билгеле була. Социаль челтәрләрдә ярдәм сорап язган постны аның сеңлесе Евгения урнаштыра. Кыз абыйсының таксист булып эшләвен, чакыру буенча киткәнен һәм шуннан соң хәбәрсез югалганын яза.

Евгения сөйләгәнчә, якшәмбе көне гадәттәгечә була. Иртән Александр «ВортексТинго» машинасында берничә чакыруга бара, соңыннан өенә кайтып әнисен кунакка илтеп куя. Кич ир-ат тагын сменага чыгарга җыена.

Инде эштә вакытта, эш вакыты бетәр алдыннан ул сеңлесенең ире белән языша — барысы да гадәттәгечә була, язышуга карап кына Александрга ниндидер куркыныч янавы турында уйларга сәбәп булмый.

«Соңыннан миңа сөйләүләренчә, аңа таксига заявка җибәргәннәр һәм ул Гари микрорайонына киткән. Бу кичке уннар тирәсендә булган. Һәм соңыннан шушы хәлләр булгандыр инде», — дип сөйләде Евгения.

Кичен Александрның туганнары әллә ни кайгырмый: ул төнге сменаларга даими чыгып торган һәм алар аны эштәдер, клиентларны йөртәдер дип уйлый.

Ә иртән инде борчыла башлыйлар. Бишләр тирәсендә әнисе берничә тапкыр улына шалтырата, әмма шалтыраткач, өзеп куялар. Иртәнге тугыздан соң Александрның телефоны сүнә.

Туганнары Александрның бөтен дусларына һәм аларга билгеле булган хезмәттәшләренә шалтыратып чыга — беркем дә аның турында берни ишетмәгән була. Хастаханәләргә шалтыратып чыгалар, эзләү өчен полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Бер тәүлек буена ир-егет турында бернәрсә дә билгеле булмый. Алдагы көнне көндезге өчләрдә «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык ширкате янындагы урман посадкасында Александрныкына охшаш машина табылуы турында билгеле була. Якыннары шул урынга китә.

«Без шул урынга килдек, әмма машинаны ачкач әни күрмәсен дип, киттек. Ул болай да бик нык елады инде. Анда минем ирем һәм Сашаның дуслары калды», — дип сөйләде Евгения.

Александрның мәетен үзенең машинасында табалар, аның куллары бәйләнгән була. Күрәсең, үләр алдыннан аны бик нык кыйнагандыр — башында бик күп имгәнгән урыннар һәм гематомалар була.  

Александрның үлеме Яшел Үзәндә яшәүчеләрне генә түгел, бөтен республика халкын тетрәндерде. Социаль челтәр кулланучылары үтерелгән таксист гаиләсенең кайгысын уртаклашып, комментарийлар яздылар.

Александрның танышы һәм хезмәттәше сөйләгәнчә, ир-ат бик ачык һәм яхшы күңелле кеше булган — бер генә сөйләшү дә уен-көлке һәм шаярудан башка булмаган. Александр таксида сигез елга якын эшләгән һәм үз командасын тупларга хыялланган.

«Аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Аңа кем кул күтәрергә мөмкин икәнен әйтә дә алмыйм. Аны үтерергә сәбәп була алырлык эш эшләмәде», — диде ир-атның танышы.

Сеңлесе Евгения сүзләренчә, абыйсының вакыт-вакыт «проблемалы» пассажирлар белән низаглары булып алган, әмма ул һәрвакытта да конфликтларны тыныч юл белән хәл иткән. Эштәге җитди җәнҗаллар турында Александр гаиләсенә бервакытта да сөйләмәгән.

Районда таксистны үтерүдә шикләнелгән кешеләрне кулга алулары турында хәбәр барлыкка килде. Болар - 15-17 яшьлек өч яшүсмер. Үтерү буенча җинаять эше ачылган. Татарстан Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, алар үз гаепләрен өлешчә таныган, әмма төгәл нәрсәдә гаепләрен танулар турында мәгълүмат әлегә рәсми рәвештә расланмады.

Агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булганча, бу эштә бар нәрсә дә төгәл һәм ачык түгел әле. Якын арада тикшерү бу өч яшь егетнең чыннан да мондый вәхши җинаятьне башкарганмы-юкмы икәнен һәм моңа нәрсә этәргеч булуын ачыклаячак.

Тикшерү тиешле барлык экспертизаларны да билгеләгән — суд-медицина, дактилоскопия, молекуляр-генетик һәм компьютер-техника экспертизалары.

30 сентябрьдә Александрны җирләделәр. Ә аннан соң Яшел Үзән таксистлары һәлак булган коллегалары истәлегенә, машналарында бер колоннага тезелеп, сигнал биреп, шәһәрдән уздылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100