Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы могикан диясе килми»: татар теленнән имтихан тапшырган бердәнбер укучы турында

27 гимназия укучысы Ләйсән Фатыйхова — Казан шәһәре буенча республика имтиханын тапшырган бердәнбер кеше. Казан яшьләре татар телен онытканмы? Элекке методикага балта чабылганмы? Болар хакында Ләйсән һәм аның татар теле, әдәбияты укытучысы Гөлгенә Нурмиева тулырак сөйләде.

news_top_970_100
«Соңгы могикан диясе килми»: татар теленнән имтихан тапшырган бердәнбер укучы турында
Рамил Гали

Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер, дигән халык. Моннан дүрт ел элек татар теленнән имтихан бирүчеләр бермә-бер кимер, йә бөтенләй калмас дисәләр, ышанмас идем. Университет бусагасын атлап кергәнгә дә дүрт ел узып киткән. Һәм нәкъ дүрт ел элек мине дә татар теле һәм әдәбиятыннан Гөлгенә Вазыйховна укыткан иде. Сүз уңаеннан, мине IV Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасына әзерләгән иде ул. Анда Гран-прига ия булган идем.

Унынчы сыйныфта мәш килеп химия һәм биологиядән БДИ тапшырырга әзерләнеп йөрдем-йөрдем дә, унберенечегә күчкәч, карар 180 градуска борылды да куйды. «Юк, татар дөньясы үзенә тарта мине. Журналист буласым килә!» — дидем кырт кистереп. Шушы көтелмәгән яңалыкны ишеткән сыйныф җитәкчем бер мәлгә сүзсез калды, аннан курка-курка гына: «Ярар, тик сиңа бик авырга туры киләчәк. Тырышып карыйбыз», — диде. Укытучылар аңлар: БДИ тапшырырга берничә ай калып барганда башка фәнне сайладым дию — ап-аяз күктә яшен яшьнәү белән бер. Тагын да куркынычрагы — бу турыда бер-ике ай кала әйтү. Ул кадәргә үк барып җитмәгән идем, шөкер.

Укытучым бик зирәк булып чыкты: үзем дә аңлап, белеп бетермәстән, татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада катнашырга этәргеч бирде. Гимназиябез музеена төшеп, төрле елларда булган тест биремнәрен эшләп утырганым әле дә истә. Өмет уяна да, берәр нәрсә килеп чыкмаса, шул ук вакытта сүнәргә дә мөмкин.

«Татар телең белән ерак китә алмыйсың!» — диючеләр күп булды. Әле дә ярый шушы өметне сүндермәүче укытучыларыбыз янәшә. Район, шәһәр һәм республика күләмендәге олимпиадаларда катнашып үскән бала, чыннан торып, чыныгу ала! Өстәмә белем алуга да вакытыңны кызганмасаң яхшы.

«Борылышлар» булганга кадәр татар теле һәм әдәбияты дәресләре өлкән сыйныфларда аз керә иде. Татар теле — ике, татар әдәбияты атнасына бер сәгатькә калса да, аңа карап дәрескә кызыксыну кимемәде. Әле дә хәтердә: Гөлгенә Вазыйховна дәресләренә ял итәргә керә идек. Дәрестә нинди ял булсын, ди? Әлбәттә, гел укырга гына димәгән. Дәрес тып-тын уза. Гөлгенә Вазыйховна, математика һәм башка фәннәрдән БДИ биремнәрен чишеп арган хәлсез укучыларның халәтен күреп, алардан татарча хәлләрен сораша, билгеле бер тема кузгата да, рәхәтләндереп татарча сөйләттерә иде. Класста рус балалары булса да, алар диалогтан читтә кала аламыни? Татарча бирелгән сорауны аңлап, вата-җимерә җавапларга тырыштылар.

Кара, гел сөйләшеп утырган икән болар, димәгез. Сөйләшү — дәреснең башы. Алга таба дәреслектән күнегүләр карау, әсәрләрне чиратлашып уку, ягъни татарча язу һәм сөйләмне ныгыту этаплары. Кирәк булса, татарча караоке җырлап та, шигырь укып та ала идек.

Киреләнеп булса да, үз максатына ирешә, хәтта ялкау укучыларны да эшләттерә белә иде укытучым. Кемнең аттестатында татар теле һәм әдәбиятыннан ялтырап торган «бишле”ләре арасыннан «дүрт”ле билгеләрен күрәсе килсен? Телне белмәгән кеше дә бер төндә телне өйрәнеп чыгар монда. Бер төндә үк өйрәнүче булмады анысы, әмма бар көчен җыеп, «бишле”гә тартучылар артты. Телиләрме-теләмиләрме, сыйныфташлар «татар теленнән тәрҗемә итеп бир әле» яисә «хата юкмы, тикшер әле» дип мөрәҗәгать иттеләр.

Дәресләрдә өлгерлек тә тикшерелә килде. Командаларга бүленеп, викториналар уздыру да читтә калмады. Һәр команданың җиңәсе килә, җиңү шулай ук әзерлек сорый. Татар теленә мәхәббәт шуннан уянды безнең сыйныфта. Араларыбызда рус, татар, азәрбайҗан милләте кешеләре бар. Берсе дә «татар телегез кирәкми» димәде, барысы да канәгать калып, рәхмәт әйтеп чыкты. Мәҗбүриләү булмады. Дөрес, кайбер очракта каты торуның да кирәге чыгып куя. Шуңа күрә чаманы белгән, укучыларның психологиясен аңлаган, һәр укучының хәленә керә белгән укытучы гына телгә мәхәббәт уята ала. Шуларның берсе — Гөлгенә Нурмиева.

«Мәктәпләрдә татар теле әз укытыла, шуңа күрә укучыларның кызыксынуы кимегәндер»

Ләйсән, татар теле кемгә кирәк инде ул, дигәндә, син киресен исбатладың. Имтиханны да Казан буенча берүзең тапшыргансың. Ничек уйлыйсың, бу — Казанда укучы татар яшьләренә татар теле кирәк түгел, дигәнне аңлатамы? 11 сыйныфны тәмамлаучы татар яшьләрен татар вузлары кызыксындырмый, дип нәтиҗә ясарга буламы?

Бәлки, кешеләр кызыксына калсалар да, тормышларын татар теле белән бәйләргә теләмиләрдер? Анысын мин әйтә алмыйм. Әмма хәзер күп кенә мәктәпләрдә фәннәрне руслаштырдылар. Татар теле дә аз керә. Шуңа күрә балаларның фән буларак татар теленә кызыксынуы кимегәндер дип уйлыйм.

Ә син татар телен ни өчен сайларга булдың?

Миңа татар теле бик ошый, аны төрле яклап беләсем, өйрәнәсем килә.

Татар теленә мәхәббәт кайчан, ничек уянды?

Балачактан ук татар телендә генә сөйләштем, мәктәпкә укырга барганда рус телен начар белә идем. Әнием, әтием һәм туганнарым белән татарча аралаштым. Татар балалар бакчасында тәрбияләндем. Әнием табиб булып эшли, гаиләдә без өч бала: мин, сеңлем һәм энем бар. Аларны да татар теленә үзем белгән дәрәҗәгә кадәр өйрәтәсем килә. Минемчә, туган телне ярату бик мөһим.

Гөлгенә Нурмиева:

Ләйсәннең сеңлесен дә укытам. Ул да Ләйсән кебек татарча бик камил дәрәҗәдә сөйләшә. Ләйсәнгә үзем дә: «Ләйсән, синең урыныңа хәзер Миләүшәне олимпиадаларга һәм конференцияләргә әзерли башлыйбыз», — дим. Чыннан да, алар милли җанлы гаилә.

Хәзер яшьләр арасында русча аралашу, рус телендә китаплар уку, рус һәм чит музыкасын тыңлау модада. Син дә заманадан калышмыйча чит ил белән бергә атлыйсыңмы?

Алынма сүзләрдән бөтенләй үк арынып булмый шул. Күпчелек яңа технологиянең исемнәре рус яисә инглиз теленнән кергән. Әмма татар телендә булган сүзләрне онытмыйча, аларны сөйләмдә кулланып торырга кирәк. Бернәрсә дә комачауламый бит. Татар телендә булган сүзләрне нигә әле рус сүзләренә алмаштырырга, ди? Беләм, бу күренешне контрольдә тоту шактый кыен. Әмма һәр кеше үзеннән башласа, үз сөйләмен игътибарга алса, моңа ирешеп була дип уйлыйм. Татар теленең камил булуын теләсәк, тырышып була.

Яшермим, мин чит ил музыкаларын тыңлыйм. Әмма татар эстрадасы җырлары да ошый. Кечкенә чагымнан ук яратып тыңлый идем, хәзер дә ошатам.

Гөлгенә Нурмиева:

Тыңлый гына түгел, җырлый да әле ул! «Татар кызы» конкурсында катнашып, бар тамашачыны таң калдырды.

«Татар теле Пифагор теоремасы түгел, аны ятлатып кына өйрәтеп булмый»

Син үзеңне «соңгы могикан» итеп хис итмисеңме? Синең яшьтәшләрең арасында милли җанлы кешеләр бармы?

Миллилек күбрәк шәһәрдә түгел, авылларда хөкем сөрә. Шәһәрдәге яшьләр заманча әйберләр, төрле илдән кергән мәдәният белән кызыксына. Шул ук вакытта татар халкы, аның гореф-гадәтләре югалып бара. Шулай да, Сабантуй бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм», «Татар дозор» акцияләре оештырыла.

Яшьтәшләрем арасында татар телен белүчеләр бар, күбесе татарча сөйләшә.

Гөлгенә Нурмиева:

Ләйсән үзе генә түгел, шунысы сөендерә. Өмет бар. Һич кенә дә аларны соңгы могиканнар дип әйтәсем килми. Үзебезнең милләт бетүгә таба бара дип күңелне төшерергә җыенмыйм. Әле, әйтәм бит, Ләйсәннең сеңлесе бар, менә дигән татарча сөйләшә, аның сыйныфташлары да шактый көчле балалар.

Иң элек олимпиадаларның мәктәп этабы үтә, «Татар теленнән олимпиадада катнашыйк әле, ул кайчан була?» — дип аптырата әле алар, көнен көтәләр. Шуңа күрә Ләйсәнне соңгы могикан дип әйтмәс идем.

Күп нәрсә укытучыдан да тора. Әгәр ул укучысын югары дәрәҗәдә кызыксындырса, «Син булдырасың, син милләтеңә файда китерә аласың, милли өлкәдә яхшы белгеч булачаксың», — дип имтиханга әзерләсә, күңелен үстерә алса, әлбәттә, бала үз юлын табачак. «Сиңа нәрсәгә татар теле, ул бетә инде, анда бара күрмә», — дигән укытучыларны мин аңлап бетерә алмыйм.

Миллилек кешенең үзендә, калебендә булырга тиеш. Бездә Татар халкының үсеш стратегиясе дә кабул ителде, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның да чыгышларын тыңлап барам, Рөстәм Нургалиевичның да мөрәҗәгате шулкадәр күңелемә хуш килде. Без һәрберебез үзебездән өлеш кертергә тиеш. Тамчыдан күл җыела бит. Мин үз милләтемә ничек итеп ярдәм итә, файда китерә алам дип, аз гына булса да кулыбыздан килгәнне эшләсәк, татар милләте беркайчан да югалмаячак.

Аны камилләштерү юлларын эзләргә, үзебезне башка милләтләр тарафыннан хөрмәт иттерергә өйрәнергә кирәк. Әгәр дә син үз-үзеңне хөрмәт итмисең, милләтеңне, телеңне яратмыйсың икән, аны башкалардан таләп итеп булмый. «Син татар бул, син татар телен ярат», — дип кенә кешедә татар теленә мәхәббәт уята алмыйсың. Татар теле Пифагор теоремасы да түгел, аны ятлатып кына өйрәтеп булмый.

Әгәр дә гаиләдә татарча сөйләшәләр, милли үзаң үстерелгән икән, аны алга таба мәктәптә камилләштерү уңайлы. Ниндидер сәбәп белән үзләре миллилектән киткән гаиләләр бар. Гаепләвем түгел, төрле ситуацияләр була ала. Ул балаларга инде башкача якын килергә кирәк. Хөкүмәттә тел турында җитди сөйләшү алып барганда татар теле укытучылары һәм шушы өлкәдә эшләүчеләр моннан читтә калырга тиеш түгел.

«Татар теле имтиханын бик җайлы тапшырдым»

Татар телен камил белү, татар теленнән имтиханны югары баллга тапшыру өчен гимназия һәм укытучың Гөлгенә Вазыйховнаның роле нинди булды?

Гөлгенә Вазыйховна белән күп әзерләндек, узган елларда булган тестларны эшләдек. Татар теленнән имтиханга әзерләнү БДИга әзерләнүгә комачау итмәде. Татар теле дә башка фәннәр кебек үк, яхшылап әзерләнергә генә кирәк. Бик җайлы бирдем мин аны.

Гөлгенә Нурмиева:

Математиканы да классташлары арасыннан иң югары баллга бирде Ләйсән. Профиль математиканы ул 80 баллга тапшырды.

КФУның татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлеге дипломын алгач, кая барырга уйлыйсың?

Әле уйламадым, күз күрер. Киләчәктә, бәлки, үземне татар теле белән бәйләрмен, анысын хәзер төгәл әйтә алмыйм.

Татар теле буенча имтихан тапшырам дип әйткәч, якыннарың бу карарны ничек кабул итте?

Тыныч. Алар татарча белгәнемне яхшы аңлый, шуңа да борчылмадылар.

«Гомер-гомергә халыкның канына „великий, могучий“ телне генә өйрәнү канга сеңгән»

Гөлгенә Вазыйховна, Ләйсәннең республика имтиханын тапшыручы бердәнбер укучы булуы шаккатмалы. Казан шәһәре зур бит ул. Сезнең тәҗрибәгездә мондый очракның булганы бармы?

Бер караганда, кызганыч күренеш. Шулай да, КФУның татар теленнән үз эчендә уздырыла торган имтиханы бар, күрәсең, укучылар шулай хәл иткән. Ләйсәннең олимпиадаларга әзерләнгәненнән чыгып, аның белем багажы барлыгын беләм. Шуңа да без республика имтиханын сайларга булдык. Әгәр дә туган телеңдә имтихан тапшырып була икән, нишләп әле аннан файдаланмаска, ди? Һич кенә дә курыкмадык. Әзерләндек тә бирдек.

Моңа кадәр дә укучыларым имтиханны уңышлы тапшырды. Ләйсән — бишенче укучым. Аллаһ боерса, соңгысы булмас дип өметләнәм.

Республика имтиханы БДИдан нәрсәсе белән аерыла? Ул ничек төзелә?

Аермасы юк, нәкъ шундый ул. Кызык өчен рус теле биремнәре белән чагыштырып карадым. Киресенчә, сәгатьләр саны күп булса да, рус телен бирү җиңелрәк. Ләйсән татар мәктәпләре өчен булган биремнәрне эшләде. Ул, профиль математика кебек, аның биремнәре катлаулы иде. Үз телеңне яратканда бар нәрсәне дә эшләргә була.

Татар теле дәресләре саны бермә-бер кыскартылды. Яңа буын үсеп килә. Ике телле билингваллар әзерләнергә тиеш иде, әмма шушы максатка ирешә алмадылар. Ничек уйлыйсыз, кайда хата киткән икән?

Бөтенләй үк бернәрсәгә дә ирешмәдек дип әйтеп булмый. Бездә өч телдә дә иркен сөйләшүчеләр бар, гимназиябез укучылары татар, рус һәм инглиз телләрендә аралаша ала. Нигездә, болар кешенең үзеннән тора. Әгәр ул телне өйрәнергә дип максат куйса, ялкауланмаса, барысы да була. Баланы кечкенәдән үк телгә өйрәтү җиңелрәк. Яңа мәктәпләр ачылу, программаларны шуңа җайлаштыру бер этәргеч ул.

Беләсезме, гомер-гомергә халыкның канына «великий, могучий» рус телен генә өйрәнү канга сеңгән. Миңа калса, безнең халык шушы стереотиптан китә алмый. Мин, гомумән, Россия халкы турында әйтәм. Гел бер телне генә алга кую, аны өйрәнсәң, калган телләрне өйрәнү мәҗбүри түгел дию — төптән ялгыш фикер. Ата-аналарны да: «Калган телләрне өйрәнү — бушка вакыт уздыру», — дигән сүз ялгыш фикергә китерде.

Дөнья үзгәрә. Татарстан да дөнья аренасына чыкты. Күп телне белүче яшьләребез артыр, эшләр башкачарак булыр дип ышанам.

«Яшьләребезнең Татарстан тарихын белмәүләренә эчем поша»

Тәҗрибәгездән чыгып әйтсәгез иде, рус баласына татар теле кирәкме?

Мин, нигездә, татар балалары белән эшлим. Иң элек үзебезнең милләт балалары турында әйтеп китәсем килә. Укучылар үз милләте, тарихлары белән кызыксына. Алга таба нинди генә һөнәрне сайласалар да, берничә телдә иркен аралаша алырлык шәхесләр булырлар дип ышанам. Син үзең дә минем укучым. Үземнең кызым да югары уку йортында белем ала, ул да шулай ук өч телдә сөйләшә.

Кайбер татар балалары гимназиягә килгәндә икеләнеп кала, татар теле кирәкме соң, дип уйлана. Аннан соң бик күп күренекле шәхесләр белән очрашулар үткәрелә, үзләре уңышларга ирешкәч, иптәшләрен күргәч, фикерләре үзгәрә. Аларда телгә карата кызыксыну арта.

Үземнең дәресләрдә мин күбрәк тарихка басым ясыйм. Халкыбызның тарихы искиткеч бай. Күп еллардан бирле яшьләребезнең Татарстан тарихын белмәүләренә эчем поша. Алар бүгенге көнне генә күз алдында тота. Тарихыбызның ныклап өйрәнелмәве тискәре йогынты ясый.

Башка милләтләргә килгәндә, татар теленә уңай мөнәсәбәт күрсәтүчеләр шактый. Үземнең дәресемнән: «Миңа бу фән кирәк түгел», — дип чыгып киткән баланы әле очратканым булмады. Тормыш иптәшемнең эшендә дә рус милләте кешеләре эшли, 40-50 яшьләрдә булсалар да, татар телен өйрәнәләр. Безнең милләтне хөрмәт итмиләр, безнең телне өйрәнмиләр, дип зарлану урынсыз. Кайвакыт без үзебез дә арттырып җибәрәбез шикелле.

«Элекке методикаларның тамырларына балта чапмадык»

Яңа методика, яңа китаплар, яңа алымнар кулланырга әйдәп торалар. Ни өчен элекке методика ярамаган?

Элекке методика ярамаган дип әйтү бөтенләй үк дөрес булмас. Элекке методикаларның тамырларына балта чапмадык. Ул шуңа нигезләнде дә. Заман үзгәргән саен укыту ысуллары да үзгәрә. Балалар, аларның үз-үзләренең тотышлары, холыклары да үзгәрә. Элек телефонны күрмәгән бала хәзер телефонсыз яши алмый. Шуңа күрә, без, укытучылар да үзгәрергә, дәресләрне башкача оештырырга тиеш булабыз.

Яңа технологияләр арасында кызыклылары, файдалылары да бар. Аларны дөрес итеп куллана белсәң, нәтиҗәсе күренәчәк. Монда сукырларча иярү, каш ясыйм дип, күз чыгару турында сүз бармый. Күпмедер дәрәҗәдә нәрсәнедер искедән аласың, аннан соң өстәп, шомартасың. Без Мәгариф министрлыгының тәҗрибә мәйданчыгы булып торабыз, безгә бихисап укытучылар килә, аларга ачык дәресләр күрсәтәбез. Ул безгә үзебезгә дә камилләшү мөмкинлеге бирә.

Программаларга килгәндә, алар, чыннан да, катлаулы иде. Хәзер балаларның да аралашу дәрәҗәсе башкача, имтиханнарны рус телендә бирү дә үз эшен эшләми калмый. Яңа китаплар әзерләнә, алар балалар өчен җиңелрәк тә, кызыклырак та. Авторлар да камилләшә бара. Ата-аналарның, укучыларның да теләкләрен искә алалар.

Аны шулкадәр куркыныч яңалык итеп кабул итәргә кирәкми. Ул бөтен дөнья буенча бара торган күренеш. Рус балаларына башкача якын килергә кирәк, аларның методикасы башка. Ул укытучының үз эшен белеп башкаруыннан тора.

«Безнең халык җитәкчелеккә иярә»

Киләчәккә фаразларыгыз нинди? Телгә нәфрәте кабынган яисә битарафлык баскан яңа буынны татар теле кызыксындырырмы?

Үзебезне кулга алып, башкалар алдында кимсетмичә, үз өлкәбездә тагын да тырышыбрак эшләсәк, мондый дәрәҗәгә барып җитмәбез дип уйлыйм. Җитәкчелек тә бу мәсьәләне күз уңында тота. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның шушы мәсьәләгә алынуы да күңелгә хуш килде, ул бик матур итеп әдәби телдә сөйләшә. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулловичның да сөйләшүенә хөрмәт белән карыйм. Ә нишләп башкаларга алардан үрнәк алмаска?

Тел мәсьәләсе укытучыдан гына тормый. Җитәкчелек тә үрнәк күрсәтсен иде. Балалары татар гимназияләренә керсә, шулай ук яхшы була. Безнең халык җитәкчелеккә иярә. Күптелле мәктәпләр белән беррәттән безнең гимназияләр дә игътибар үзәгендә калыр дип ышанам. Шуңа күрә бай тарихлы, зур шәхесләре булган милләт юкка чыгар дигән фикердә түгелмен.

Күптелле мәктәпләрдәге белем бирүгә карашыгыз нинди? Укучыны бер тел мохитеннән икенчегә күчерү стресска китермәсме?

Мин бу башлангычка рәхмәт дип кенә әйтәм. Аларның матди-техник базасы да нык. Берничә тел белү борынгыдан килгән. XVIII–XIX гасырларны карасак, шагыйрьләребез, галимнәребез берничә тел белгән, алар беркайчан да бер тел белән генә чикләнмәгән. Берничә тел мохитендә үсә икән, балага бернинди стресс та булмый. Киресенчә, ул чыныга, башка халыкларга хөрмәте уяна. Күбрәк белгән саен халыкның тарихын да өйрәнү мөмкинлеге туа аның. Киресенчә, телне белмәсәң, стресс була.

Чит илләргә сәяхәткә чыгабыз, инглиз теле бик кирәк. Инглиз телен белмәү миңа кыенлык тудыра. Шуңа күрә бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Балаларыбыз бик сәләтле. Иң мөһиме — туган телебезгә генә хилафлык килмәсен.

«Туристлар Казан татарча кайный, дип китәргә тиеш»

Ләйсән, Гөлгенә Вазыйховна, хәзерге яшьләргә карата нинди теләктә каласыз?

Татар халкының гореф-гадәтләрен онытмасыннар иде, онытмас өчен, үзләреннән өлеш кертүләрен телим. Аның бүгенгесе һәм киләчәге татар яшьләрендә.

Гөлгенә Нурмиева:

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсен (аеруча Казанда) арттырырга кирәк дип саныйм. Чит илләрдән килгән туристлар күп бездә. Бу, чыннан да, Татарстан, аның башкаласы Казан татарча кайный дип, китәргә тиешләр бездән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100