«Соңгы кыңгырау» онлайн: укучылар мәктәп белән ничек саубуллашты
Коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле, мәктәпләр онлайн укытуга күчкән иде.
Бүген барлык мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» онлайн чыңлады…
Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен уздырды. Чара онлайн-режимда оештырылды.
Масштаблы онлайн-марафон трансляциясе министрлык берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында «Соңгы кыңгырау 2020» бүлегендә оештырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен социаль челтәрләрдә оештырылган соңгы кыңгырауда берьюлы берничә акция һәм флешмоб узды. Шулай ук «миллионнарның чын кумиры булган популяр шәхесләр» белән турыдан-туры эфирлар әзерләнде, диелә рәсми хәбәрдә.
Минзәлә гимназиясенең 5 сыйныфлары өйдә торган килеш кенә шигырь укып яздырган. Алар Фәнис Яруллинның «Иң гүзәл кеше икәнсез» шигырен сөйли. Балалар бәйрәмчә киенеп баскан.
Мөслим гимназиясендә укучы малайның әбисе дә инстаграмга фото куйган.
«Бүген минем икенче оныгымның да соңгы кыңгырау бәйрәме буласы иде, бу коронавирус дигән афәт аркасында бәйрәм була алмады. Фото 9 класстагы Соңгы кыңгырау бәйрәменнән. Улым, барыбер мин сине котлыйм, имтиханнарыңда уңышлар телим, сәламәт бул, барлык максатларыңа ирешергә насыйп булсын», — дип яза Гөлнур ханым.
Арча районы Түбән Мәтәскә мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлаучылар да онлайн «Соңгы кыңгырау» бәйрәм иткән. Алар күмәк фотолардан видеорәт ясаган, аннары һәрберсе аерым-аерым шигырьләр укып, теләкләр теләп видео куйганнар.
Арча районы Ташкичү авылы укучылары «Рәхмәт, укытучы» флешмобына кушылган.
Балтач районындагы Бакый Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең чыгарылыш класс укучысы Азалия Ситдыйкова шигырь юллары белән укытучыларына рәхмәтен әйтә.
Түбән Кама районындагы Кызыл Чапчак мәктәбе укучылары да бәйрәмне онлайн уздырган.
Россия Мәгариф министрлыгы чыгарылыш сыйныфлар өчен Бөтенроссия онлайн «Соңгы кыңгырау» марафоны уздырды.