Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы бүләге» — Салават Фәтхетдинов Камал театры директоры Шамил Закировны искә ала

Шамил Закиров бүләк иткән фортепианода Салаватның туганы «Шүрәле» композициясен уйный.

news_top_970_100
«Соңгы бүләге» — Салават Фәтхетдинов Камал театры директоры Шамил Закировны искә ала
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов гаиләсе белән бергә Камал театрының легендар директоры Шамил Закировны искә алган. Җырчы тормыш иптәше Ләйсән һәм оныклары белән шәхси йортында классик музыка тыңлый.

«Бүген бездә классик музыка кичәсе. Ключарёвның „Шүрәле“ композициясе! Фортепианода минем туганым, 13 яшьлек Гарипова Җәмилә уйный! Без бүген легендар шәхес, Камал театры директоры Шамил Зиннур улын искә алабыз. Бу фортепиано — аның миңа соңгы шәхси бүләге. Сагынабыз, догадан калдырмыйбыз», — дип яза ул инстаграмда.

«Афәрин! Шундый катлаулы әсәрне ничек шәп уйный. Шамил Закировның урыны оҗмахта, рухы шат булсын», — дип комментарий калдырган Айгөл Бариева.

«Шамил абый кешеләргә игътибарлы, олы җанлы кеше иде. Яхшылыгын еш искә төшерәм, Аллаһнын рәхмәтендә булсын», — дигән икенче инстачы.

Җырчының инстадусларын Җәмиләнең таланты сокландырган. «Яшь кенә үзе, ә ничек уйный. Таң калып, кат-кат тынладым. Булдыра кызыкай, талант ташып тора», «Бик талантлы Җәмилә! Искиткеч оста башкара», «Укытучысы Ләйсән ханым, ахры. Ләйсәннең дә уйнаганын ишетәсебез килә», — дигәннәр.

«Мин музыканы аңламыйм. Ләкин Салаватның хатынына аткан сөйкемле карашын күрмичә мөмкин түгел», — дип тә язган бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100