Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соң дияргә ашыкма...» (Айдар Солтан)

«Әни, китмә, әнине алып китмәгез, әни, мин дә синең белән барыйм!»

news_top_970_100
«Соң дияргә ашыкма...» (Айдар Солтан)
Рамил Гали

Өч яшьлек Алинә елый-елый шулай такмаклады. Венераның сүз әйтерлек хәле юк иде, кулын көчкә генә күтәреп баласының башыннан сыйпады. Кайнанасы баланы: «Озакламый кайта ул, кызым, сиңа матур күлмәк алып кайта», - дип тынычландырырга тырышты. Венераны озата барырга тиешле табиб, бу күренешкә күңеле тулып, купедан чыгып китте.

Венера үзен соңгы тапкыр озатучыларга күз йөртеп чыкты. Әнә улы бер кырыйда нәүмизләнеп басып тора, кызы елый, әтисе белән әнисе кайнанасын юатырга тырышалар, кайнатасы сабыйны кулына алып тынычландырырга маташа.

Озата килүчеләр арасында ире юк иде. Хатынның йөрәге өзгәләнеп, әрнеп куйды.

Поезд Казаннан ерак шәһәргә таба юл алды. Венера узган гомерен күз алдыннан кичерде. Кайчандыр туган шәһәрендә укып, укытучы дипломы алган кызны юллама буенча шушы шәһәргә җибәргәннәр иде. Казаннан — районга, районнан авылга билгеләделәр. Әти-әнисе татар булса да, кыз татарча бөтенләй белми, яртылаш урыслашкан ата-ана туган телне өйрәтүне кирәк дип тапмаган. Венера татар авылында урыс теле укыта башлады, мәктәпнең тулай торагына урнашты. Башта бик авырга туры килде аңа. Балалар бер авыз урысча белмиләр, аңлаша алмыйча аптырап беттеләр. Кыз кайтып китәргә берничә талпынса да, тыелып калды, чөнки совет заманы, син кая кушсалар, шунда барырга тиеш.

Бераздан бераз җайлана төште. Кыз ипилек-тозлык дигәндәй телне аңлый башлады, балалар да ияләнделәр, сүз белән әйтә алмасалар, хәрәкәтләр белән яки төртеп күрсәтеп аңлаталар. Балаларны ярата иде Венера, күңелен биреп, тырышып эшләде.

Бик матур биюче, нәфис гәүдәле, калын толымлы, сөйкемле укытучы кызга күз салучы егетләр аз түгел иде авылда. Тик ул берсенә дә игътибар итмәде, бәхетсезлегенә, мәктәптә физкультура укытучы Радикны үлеп яратты. Аның укытучы булып эшләр өчен дипломы юк иде, әтисе мәктәп директоры, әнисе укытучы булганлыктан урнашкан. Гаиләдә бердәнбер бала булганлыктан, иркә генә үскән, кулыннан бер эш килмәсә дә, әллә кемгә салынып, һәрчак энәдән-җептән генә төшкән кием киеп йөрүче бу егет шактый кызларның төн йокыларын качыра. Ул, сөйкемле укытучы кыз өчен янып-көйгән егетләрнең борынына чиртеп, Венераны озата башлады. Кыз шатлыктан хыял диңгезендә йөзде. Улларының ни чама икәнен белгән ата-ана, дөм юлдан язганчы дип, малайларына өйләнергә куштылар.

Шулай итеп кыз директор өенә килен булып төште. Башта куркып калса да, Венера тора-бара авылдагы бетмәс-төкәнмәс эшкә өйрәнеп, ияләнеп китте, бик көчле акцент белән булса да татарча сөйләшергә өйрәнде.

Башта әйбәт кенә яшәделәр. Радик иптәшләре белән салгаларга яратса да, тавышсыз гына кайтып ята иде. Тора- бара беренче балалары тугач, шактый эчкәли башлады. Венера аны туры юлга чыгарырга бик тырышып карады, ялынды, ялварды, үпкәләп эндәшмичә йөрде, ләкин берни дә булдыра алмады. Радикны әти-әнисе дә тыярга тырышып карадылар, тик ул аларның сүзләрен тыңлаудан узган иде. Район мәгариф бүлегеннән тикшерү килеп, аны эшеннән чыгардылар. Үрнәк гаиләдә үскән Радикка авыл халкы: «Яхшыдан яман туган», — дип бик аптырый иде. Ата-анасы бар көчен башкаларның балаларын тәрбияләүгә биреп аңа игътибар аз булган идеме, әллә бердәнбер бала булгач артык иркәләп боздылармы - бу сорауга берәү дә анык кына җавап таба алмады.

Венерага бу авылда яшәү көннән-көн күңелсезрәк була барды. Тормышлары җитеш, кайнанасы белән кайнатасы аның өчен үлеп торалар, Радик белән сүзгә килгәндә дә киленнәрен яклап чыгалар, баласын карыйлар, ул яктан моң- зары юк иде хатынның. Тик иренең бер аек көне дә булмавы, эшеннән куылуы аның бәгырен телгәләде, яратып эшләгән мәктәбенә аяк атлап барасы килми башлады. Бергә эшләгән хатыннарның кич ирләре белән клубка кинога барулары, алдагы ялда гаиләләре белән урманга ял итәргә барачаклары турында сөйләгәннәренә кызыгып, үзен жәлләүдән күзләренә яшьләр килә иде. Берничә тапкыр әти-әнисе үзләре белән алып китәргә дип тә кайттылар, ләкин Радик бик нык ялынды, төзәлергә сүз бирде, алар монда вакытта хәтта эчмичә дә торды. Шуңа ышанып Венера тагын калды, өйдә сабый булгач төзәлмәсме дип, икенче баласын тапты. Ләкин Радикның балага да исе китмәде.

Бар борчуларын эчкә йотып түзә торгач, нечкә күңелле, барысын да йөрәгенә якын ала торган хатын авырый башлады. Больницага барырга башта вакыты булмады, яшь бала, йорт тирәсендә дә эшнең бетәсе юк, аяктан егылганчы шулай йөрде.

Тора-бара урыныннан кузгала алмас булды. Хастаханәгә салдылар, дәвалау әллә ни файда бирмәде. Инде менә ике йөрәк парәсен шул авылда калдырып, туган шәһәренә кайтып бара. Дөресрәге, эштән чыккан кызларын әти-әнисе алып кайта. Аларның хастаханәдә зур танышлары бар иде, шуннан башка хатынның исән калуга бүтән чарасы калмады.

Венераны хастаханәгә салдылар, аякка басар өчен шактый вакыт кирәк булды. Аңа яшәргә, сабыйлары хакына тырышырга кирәк иде һәм хатын аякка басар өчен бөтен көчен куйды: табиблар нәрсә кушса, шуны үтәде, әти-әнисе дә бик ярдәм иттеләр. Кайнанасыннан гел хатлар килеп торды, балаларының ни хәлдә икәнен шуннан белде, алар өчен күңеле тыныч булды.

Хатынының никадәр кадерле булуын, аннан башка яшәүнең мәгънәсе юклыгын Венера еракка китеп баргач, өйдә аның ягымлы тавышы ишетелми, пешергән ризыкларының хуш исе таралмый башлагач кына аңлады Радик. Үзенең бик нык ялгышкан булуы башыннан аракы сөреме чыгып беткәч кенә барып җитте. «Ничек икән соң аның хәле? Барса Радикны ничек кабул итәр? Соң инде димәсме?»

Ир, тәвәккәлләп, юлга кузгалды, үзе белән әнисе әзерләп биргән күчтәнәчләрне алды. Улы бик барырга теләгәч, аны да алып барырга булды.

Поездда барганда хатыны белән булачак очрашуны күз алдына китерегә тырышты. Әйтеләсе сүзләрен кабат-кабат уйлады.

Венераның әти-әнисе оныкларын күреп бик куансалар да, Радикка ачык чырай күрсәтергә ашыкмадылар, аларның үпкә-әрнүләре басылмаган иде әле.

Шулчак ишектән хатыны кайтып керде. Ул хастаханәдән чыккач шулай көн саен бераз саф һавада йөреп кайта иде. Венера баласын күреп беразга аптырап калды, малай кинәт аның кочагына ташланды, хатын шатлыгынннан елый-елый баласын кысып кочакларга, үбәргә тотынды. Бала әнисе белән шатлыгын уртаклашырга ашыкты: «Әнием, әтиебез эчми башлады, ул инде күптән эчми, без сине алырга килдек, син безнең белән кайтырсың бит име, Алинә дә бик сагынды инде, аны кечкенә булгач алып килмәдек», — дип бертуктаусыз сөйләнде. Венера хәрәкәтсез басып торган иренә күтәрелеп карады, бер сүз дә эндәшмәде. Шулай сүзсез генә көндезге ашны ашадылар. Баланың бертуктаусыз сөйләшүе дә киеренкелекне йомшарта алмады.

Төшке аштан соң әти-әнисе, оныкларын Венераның апаларына кунакка алып барабыз дигән сылтау табып, аларның икесен генә калдырып чыгып киттеләр.

Ир белән хатын бер-берсенә карашып сүзсез калдылар. Кинәт Радик хатынының алдына килеп тезләнде, битен аның йомшак кулларына куйды, калтыранган тавыш белән: «Кичер, мине, алтыным, мин синең алдыңда гомерлеккә бурычлы, рәнҗүләреңне оныта алсаң кабат бергә булыйк, мин сине беркайчан да башка газапламам, бәхетле булырга әле соң түгел», — дип кенә әйтә алды. Венераның да күңеле тулган иде, ул иренең кочагына сыгылып төште, үксеп елап җибәрде. Әрнүле түгел, җанны сафландыра торган рәхәт күз яшьләре иде бу. Әлбәттә ул Радикны гафу итте, яратуы хакына, балалары хакына барсын да кичерде.

Берәр атнадан алар бергәләшеп кайтыр юлга кузгалдылар. Әти-әнисе белән бергә кайту шатлыгыннан уллары нишләргә дә белмәде.

Поездда кайтучылар баланың бәхетенә сокланып елмаештылар, аны сөйләштерергә тырыштылар.

«Инде нәрсә булыр?» — дип ут йотып көткән кайнанасы килененең дә кайтып килүен күргәч, шатлыгыннан елап җибәрде, Алинә: «Әнием кайткан, матур күлмәк алып кайткан», — дип кулларын чәбәкләп сикергәли башлады.

Бер айдан алар гаиләләре белән район үзәгенә күчеп киттеләр. Әти-әниләре инде лаеклы ялда, Радик бер мәктәпкә эшкә урнашты, читтән торып укытучылыкка укый башлады. Венера да яраткан эшенә кереште. Үткән авыр көннәре куркыныч төш сыман гына булып калды. Ире аны бик хөрмәт итә, кадерсезлектә яшәткән көннәре өчен әле дә үкенеп бетә алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100