news_header_bot
Язманы тыңлагыз

СО дип язылган йомырка С1 һәм С2 дип язылганыннан нәрсә белән аерыла?

news_top
СО дип язылган йомырка С1 һәм С2 дип язылганыннан нәрсә белән аерыла?
Фото: © «Татар-информ»

Тавык йомыркасын диетик һәм аш төрләренә бүлеп йөртәләр. Диетикка «Д» маркасы куела, ул берничә көн саклана. Аш йомыркасына «С» хәрефе куялар, ул озаграк саклана. Бу турыда «Вокруг света» сайтында язылган.

Һәр төркемдә йомырканы 5 категориягә бүләләр. Бу – массага бәйле. Югары категорияле йомырканың авырлыгы 75 г һәм аннан да югарырак була.

65-74,9 г массалы йомырка сайлап алынган (отборный) дип санала һәм «О» дип билгеләнә.

Аннары кимү тәртибендә беренче, икенче һәм өченче категорияләр бара. Аларның массасы тиңдәшле рәвештә 55-64,9 г, 45-54,9 г һәм 35-44,9 г була.

Шулай итеп, сайлап алынган аш йомыркасына «СО» тамгасы куелса, аның массасы 65-74,9 г тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар