Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Снаряд битенә бәрелә»: Ишегалдында бәйрәм салюты атканда бер ир-ат һәлак булган

33 яшьлек ир-ат хатыны, туганнары салют көтеп, смартфонга видео төшереп торган чакта яраланган.

news_top_970_100
«Снаряд битенә бәрелә»: Ишегалдында бәйрәм салюты атканда бер ир-ат һәлак булган
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендә фейерверк аттырганда 33 яшьлек ир-ат һәлак булган. Клин шәһәрендә булган фаҗига турында «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

28 декабрьдә егетләр шәхси йортка туган көн бәйрәменә җыела. Яшьләр петарда аттыру өчен ишегалдына чыга. Петр исемле ир-ат бер мизгелдә игътибарын читкә юнәлткән булса кирәк, һәм бу аның өчен фаҗига белән тәмамланган. Петр ике петарданы уңышлы гына аттыра. Ә өченче петарданы арттырганда, тәмәке кабыза, аны авызына каба. Яна торган тәмәке белән фейерверк өстенә иелә. Петр фитильне яндыра һәм үзе читкә китәргә өлгерми кала. Снаряд Петрның битенә килеп бәрелә. Шулай итеп бу ир-атның башы, корсагы, күкрәк читлеге җитди имгәнә.

Бу вакытта Петрның хатыны, башка туганнары биредә була. Алар ашыгыч ярдәм чакыра. Ләкин урынга килгән табиблар Петрның үлгәнен раслый.

Ир-ат петардага утны үзе төрткәнме, әллә ул тәмәкедән төшкән очкыннан янып киткәнме, шаһитлар моны күрми калган. Алар барысы да смартфоннарын алып, салют очканын видеога төшерергә әзерләнеп торган.

Мәрхүм ир-ат ишекләр куючы булып эшләгән, буш вакытында автомобильләргә тюнинг ясаган. Бу ир-атларның машиналар өчен запчастьлар сата торган кибете дә булган. Танышлары сүзләренчә, ул әлеге фейерверкны бер ел элек интернет-сайттан алган булган.

Бу кешеләр, мөгаен, пиротехника куллану тәртибен яхшы белгәндер. 2019 елны каршылаганда да алар нәкъ шушы урында салют аткан, бу фотоларны социаль челтәргә дә куйган булган, диелә хәбәрдә.

Әлеге фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100