Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмерләр балконнан ыргыткан плитка кисәге ике яшьлек баланың баш сөяген сындырган

Сабый хәзер үзе ашый да, йөри дә алмый, ә плитка кисәкләрен ыргыткан үсмерләрне күзәтү камерасы язмаларын карап тапканнар.

news_top_970_100
Үсмерләр балконнан ыргыткан плитка кисәге ике яшьлек баланың баш сөяген сындырган
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә 2 яшьлек кыз бала имгәнгән. Аның өстенә йортның өске каттагы балконыннан кафель плиткасы кисәкләре төшкән. Бу кисәкләрне 11 яшьлек үсмер малайлар ыргыткан. Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике яшьлек сабый әнисе белән урамда йөргәндә җитди имгәнә. Аның өстенә кафель плиткасы кисәкләре килеп төшә. Әлеге хәл очраклы булмавы ачыклана, кисәкләрне махсус ыргытканнар. Ыргытучыларны күзәтү камерасы язмаларын карагач, эзләп тапканнар.

Фаҗига булган кичтә Людмила Бондаренко һәм аның апасы балалары белән ишегалдына йөрергә чыга. Алар берничә адым атларга өлгерми, 2 яшьлек Николь җиргә ава. 

«Нәни сеңлем ава, аның артыннан апам иелә. Бала канга бата. Апа кычкыра: „Аның каны ага, ашыгыч ярдәм чакыр“, — ди», — дип искә ала Людмила.

Баланың башында ачык яра була, аны хастаханәгә алып китәләр. Хирурглар «баш түбәсе эчкә батып сынган» дигән диагноз куя. Никольне коткару өчен, аны медикаментоз комага җибәреп торалар.

«Табиб чыкты да: „иллегә илле — кайсы якка булыр“, диде. Минем хатынымда истерика булды, ул аунады», — дип сөйли Никольнең әтисе.

Башта плитка йорт фасадыннан ишелеп төшкән дип уйлыйлар. Тик соңрак кафельне махсус ыргытуларын ачыклыйлар. Видеокүзәтү камерасы язмасында бишенче кат балконында малайлар йөрүе күренә. Шул чакта Николь апасы һәм әнисе белән подъезд төбендә тора.

«Үсмерләр башта аска карый, аннары плитканы алалар һәм аска ыргыталар», — дип сөйли Никольнең туган апасы Анастасия.

Узып баручылар өстенә авыр әйбер ыргыткан кешеләрне полиция хезмәткәрләре тиз эзләп таба. Тикшерү комитеты бу эшне тикшерә башлаган.

«Идәнгә түшәлгән плитка фрагментларын 11 яшьлек ике малай ыргыткан. Алар бу көнне дусларына кунакка килгән булган», — дип сөйли Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

Тикшерүчеләр вакыйганың шаһитларын, күршеләрне сораштыра. Уртак балконга чыгар алдыннан, үсмерләр дусларына кунакка керә. Ләкин бу фатирда яшәүчеләр журналистлар белән аралашырга теләми.

Сабый баланы үтерә язган үсмерләр җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәгән әле. Вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен, аларның ата-анасына штраф салулары ихтимал. Шулай ук алардан матди зыян түләттерүләре дә бар.

«Зыян күргән баланың ата-анасы дәвалану өчен тоткан чыгымнарны малайларның ата-анасы тулысынча түләргә тиеш булачак. Чыгымнар касса чеклары, выпискалар, башка документлар белән расланган булырга тиеш. Бу дарулар, операцияләр өчен түләгән акчалар», — дип аңлата адвокат Илдар Фазлыев.

Имгәнгән кызның әти-әнисе исә баланың сәламәтлеге турында борчыла, мондый авыр травма нәтиҗәләре нинди буласын уйлый. Кыз аңына килгән, ләкин мөстәкыйль ашый да, йөри дә алмый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100