Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай әнисен кыерсыткан үги әтисен үтергән

Бурятиянең иң яхшы адвокатлары 14 яшьлек Алексейны түләүсез якларга әзер.

news_top_970_100
Үсмер малай әнисен кыерсыткан үги әтисен үтергән
https://pixabay.com

Бурятиянең Юбилейный бистәсендә яшәүче 34 яшьлек Вера (кешеләрнең исемнәре үзгәртеп бирелә) үзеннән 24 яшькә олырак Владимир белән 5 ел чамасы яши. Вераның улы Алексей, тагын бер авыру баласы бар. Владимир аларга күченә. Владимир электрик булып эшли, Вераның уллары белән уртак тел таба, акча алып кайта. Башта бар да яхшы була. Әлеге гаиләдәге фаҗига турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тик өч ел элек Владимир эшсез кала, эчә башлый, эчкәч сугыша тотына, Вераны кыйный. Алешаны да кыерсыта, дәфтәрләрен ыргыта. Аннары гафу үтенә, тик бераздан бар да кабатлана.

«Леша бу хәлгә озак түзде. Аннары ни эшләгәнен үзе дә аңламагандыр инде», — ди Вера.

Вера сүзләренчә, гаилә пособиеләргә яши. Башта инвалид балага 16 мең сум бирәләр. Ел ярым элек өченче бала — кызлары туа. Тагын 12 мең пособие өстәлә. Шул 28 мең сумга биш кеше яши. Ир эш тә эзләми.

«Мин ник аны ташламадыммы? Башта китәргә уйлаган идем, аннары кызымны әтисез калдырасы килмәде. Участковыйга да зарландым. Үзе берәркайда исереп егылып, өшеп үләр дип тә борчылдым. Начар гаилә дип хисапка куюдан да курыктым», — ди Вера.

8 гыйнварда өйдә фаҗига була. «Без Володя белән кунактан кайттык. Ул исерек, өйдә тагын бер шешә бар иде, шуны эзли башлады. Мин яшердем. Ул сугыша башлады. Аракыны сорады», — ди Вера.

Вера ирен тынычландырырга маташкан, моны Алексей да ишетеп торган. Аннары ул үги атасына кереп кычкырган. «Әнигә тимә», — дигән. Владимир аңа җикеренгәч, Леша пычак алып килгән дә, Владимирга суккан. Үги ата егылган һәм табиблар килгәнче үлгән.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Алексейга беркая чыкмау турында имза куйдырганнар, ул әлегә өйдә. Мәктәпкә укырга да йөри. Бала үзе дә шок халәтендә.

«Малай турында мәктәптә дә яхшы сүзләр генә әйтәләр, авыл халкы да яхшы сөйли. Аның әнисенә энесен һәм сеңлесен карашуы да билгеле. Үтергәндә аффект халәте булганмы икәнен экспертиза ачыклаячак», — дигән бала хокуклары буенча вәкил Наталья Ганькина.

Биредәге иң яхшы адвокатлар үсмер малайны түләүсез дә якларга әзер булуын әйткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100