Үсмер кызның эченнән 14 сантиметр озынлыктагы кашык алганнар

Ставрополь шәһәрендә гаҗәеп вакыйга була. Табиблар 16 яшьлек кызның ашказаныннан 14 сантиметр озынлыктагы металл кашыкны алалар. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.
10 апрельдә яшүсмер кызны хастаханәгә китерәләр. Аның ашказанында чәй калагы була. Бу кашык аның эченә ничек кергән - кыз бу хакта берни дә әйтмәгән.
Табиблар баланың ашказанындагы металл предметны 20 минут эчендә алган. Кашыкны эндоскопик элмәк һәм гастроскоп ярдәмендә тартып чыгарганнар.

Бәхеткә бу процедура уңай нәтиҗә биргән. Әгәр гастроскоп ярдәмендә генә алып булмаса, берничә сәгать дәвам итә торган операция ясыйсы булыр иде, диелгән бу хәбәрдә.