Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кыз әнисен яклаганда әтисен чәнчеп үтергән

Җиденче сыйныфта укучы кыз 44 яшьлек ир-ат биш тапкыр пычак кадый.

news_top_970_100
Үсмер кыз әнисен яклаганда әтисен чәнчеп үтергән
https://pixabay.com

Симферополь шәһәрендә 13 яшьлек кыз әтисен пычак кадап үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, ир белән хатын талашкан. Шул чакта кыз бала анасын яклап, атасын үтергән.

1 гыйнварда җиденче сыйныфта укучы кыз үзе полициягә шалтырата әтисе әнисен кыйнавын әйтә, аннары үз-үзенә кул салды, дип сөйли.

Урынга хокук саклаучылар килә. Алар ир белән хатынның талашуын ачыклый. Шул чакта бала анасын яклый, атасына берничә тапкыр пычак кадый. Кыз гаилә башлыгын биш тапкыр пычак белән чәнчи. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була.

Россия Тикшерү комитетының Кырым буенча Тикшерү идарәсе 44 яшьлек ир-ат үлеме турында мәгълүматны раслый. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100