Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кыз ишегалдында бәдрәфтә бала тудырган, сабыйны үтергән, аннары үзе дә үлгән

16 яшьлек әни бала тапканнан соң берничә көннән кан китүдән вафат булган.

news_top_970_100
Үсмер кыз ишегалдында бәдрәфтә бала тудырган, сабыйны үтергән, аннары үзе дә үлгән
https://pixabay.com

16 яшьлек И. ике ел элек әнисе белән Украинадан Краснодар өлкәсенә күченә. Алар Славянск-на-Кубани бистәсендә яши башлый. И. мәктәптә укый, аннары электротехник техникумга керә. Ләкин уку бик тиз арткы планга күчә, И. гашыйк була. Ул үзеннән олырак егет белән аралаша. Егет тә шушы ук техникумда укый. Аларны еш кына бергә күрәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

«Алар озак йөрмәде, яз көне И. үзе генә иде инде. И. кешеләр белән алай артык аралашмады, егет белән ни булгандыр, белүче юк», — ди техникум студентлары.

Бер-ике айдан И. йөкле булуын белеп ала. Бу турыда беркемгә дә, хәтта әнисенә дә, әйтми. 39 яшьлек әни кеше кызы тазара башлагач сизенә. Ләкин кызын табибларга алып барырга ашыкмый.

«Кызы йөкле булуын белгәч, әнисе үсмерне хатын-кызлар консультациясенә хисапка куйдырмый. Бу турыда поликлиникага бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгәннәр», — ди сайтның хокук саклау органнарындагы үз чыганагы.

23 сентябрьдә И.ның тулгагы башлана. Ул әнисе белән яши торган йорт ишегалдында урамдагы бәдрәфтә бала таба. 

«Кыз тудыра. Аннары яшь әни баласын мендәргә бите белән каплап куя, сабый тончыгып үлә. Нарасыйны урамга чыгарып ташлыйлар. Ә бала тудырган үсмернең үзенең каны китә башлый», — ди сайт чыганагы.

Шуннан соң да әни кеше табиблар чакырмый. 16 яшьлек И. өч көн эче авыртудан интегә, аннары ул үлә. Үсмергә медицина ярдәме күрсәтүче булмый.

«Үсмернең анасы шау-шудан курка, шуңа күрә ашыгыч ярдәм чакырмый, кан агуны үзе туктатмакчы була. Кызы инде үлеп киткәч кенә, хатын ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар үсмернең үлемен раслый һәм полициягә хәбәр итәләр», — ди сайтның чыганагы.

Полиция хезмәткәрләре 39 яшьлек хатынның гамәлләрен тикшерә, үсмер кызның кемнән бала табуын ачыклый. 

«Бу хатын йөкле кызына бала төшертә торган препаратлар биреп караган дигән белешмә бар. Нарасый вакытыннан алда, 5-6 айлык килеш дөньяга килгән. Бала сәламәт булган, ягъни ул көч кулланудан үлгән булуы ихтимал», — ди хокук саклаучылар.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100