Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кыз ике яшьлек сеңлесен сатарга маташкан

Гаилә аена 15 мең сумга көн күрә, өйдә дүрт бала бар.

news_top_970_100
Үсмер кыз ике яшьлек сеңлесен сатарга маташкан
https://pixabay.com

Красноярскида яшәүче укучы кыз бала туганнан туган сеңлесен сатарга маташкан. Ул ике яшьлек кызны сату турында игълан урнаштырган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Игъланда баланың исеме, яше куелган, бәясе язылмаган. Полиция хезмәткәрләре моны укыгач, адрес буенча китәләр. Сабыйны шунда ук табалар, игълан авторын эзләргә туры килә. Мәктәптә укучы кыз нәни туганын сатарга теләвен белгәч, гаҗәпкә калалар.

«Алар ике сеңел. Олысы бераз талашкан да, үч алырга теләгән», — ди нәни Каринаның әбисе.

13 яшьлек Соня үч алуның шактый вәхши ысулын сайлый. Ул нәни бала караудан туеп, авылдашлары җыелган чатта игълан куя. Сатуга куелган баланың анасы сүзләренчә, баланы алырга теләп шалтыратучы булмаган.

«Миннән балаңны сатасыңмыни дип сорыйлар. Ничек инде, дим аптырап», — дип сөйли Каринаның анасы Оксана. 

Полиция хезмәткәрләре игъланны укыгач, өйгә киләләр. Каринаны табалар, игълан язучыны ачыклау өчен күршеләрен һәм туганнарын сораштыралар. 

Бу өйдә балалар белән бергә сигез кеше яши. Гаилә аена 15 мең сумга көн күрә, өйдә дүрт бала бар. Балаларның өчесе Оксананыкы. Оксананың сеңлесе Соня әнисе һәм Каринаның әбисе белән полициягә бара. Полиция белешмәсе буенча, гаилә яхшы шартларда яшәми. Күршеләре исә балаларның тәрбияләнгән булуын, гел караучылары булуын әйтә. 

Туганнары Соняга үпкәләми, ләкин аңа бала каратуны туктатырга җыеналар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100