Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кыз эчендә ярты кило чәч төене тапканнар

Трихобезоарны вакытында алмасаң, кеше үләргә мөмкин.

news_top_970_100
Үсмер кыз эчендә ярты кило чәч төене тапканнар
https://pixabay.com

Киров Өлкә балалар хастаханәсе табиблары 14 яшьлек кыз бала эченнән 500 грамм авырлыктагы чәч төене алган. Бу турыда Киров басмасы өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Кызның эче авырта һәм аны хастаханәгә китерәләр. Табиблар аны карагач, тикшергәч, ашказанында чит предмет — трихобезоар булуын ачыклый. Бу — ябышып каткан чәчләрдән торган төен була.

Киров өлкә балалар хастаханәсенең баш табибы Наталья Муратова сүзләренчә, чит предметны алу өчен лапаротомия ясыйлар. Табиб трихобезоарны вакытында алмау кешенең үлеменә китерергә мөмкин булуын искәртә.

Трихобезоар еш кына кызларда очрый. Үсмер кызлар чәч очларын чәйнәргә ярата. Шулай итеп ашказанына чәч бөртекләре җыелып укмаша. Аннары алар ашкайнату трактын томалый. 

Наталья Муратова сүзләренчә, Киров кызы белән очракта трихобезоарда тагын рентген пленкасы һәм азык кисәкләре дә укмашкан булган. 

Социаль челтәр кулланучылар сүзләренчә, кешеләр психоэмоциональ стресс вакытында чәчләрен ашарга да мөмкин. «Бу психик тайпылыш. Чәч ашау. Бу олыларда да була. Ашказанына җыю өчен бер ел җитә», — дип яза Андрей Л.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100