Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кыз буадагы суга батучы ике малайны коткарган

Батыр кыз үзе дә бик яхшы итеп йөзә белмәгән килеш, ике баланың гомерен саклап калган.

news_top_970_100
Үсмер кыз буадагы суга батучы ике малайны коткарган

Краснодар өлкәсенең Горячий Ключ шәһәрендә уналты яшьлек кыз суга батучы ике малайны коткарган. 10 һәм 7 яшьлек ике малай елганың уртасына кадәр йөзеп кергәннәр һәм бата башлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Шаһит хатын сүзләренчә, малайларның берсен агым алып китә башлый, ул курка, ярдәм сорап кычкыра. Тавышны ишетеп 16 яшьлек кыз килеп җитә. Ул яр буенда иптәш кызы белән йөри торган була. Кыз артык уйлап тормый, суга ташлана. Ул малайны судан алып чыга. Шуннан соң икенче баланың кычкырган тавышын ишетеп ала. Ул кабат суга кереп китә. Икенче малайны да батыр кыз судан алып чыга.

Төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев 16 яшьлек кызга рәхмәт белдергән. 

«Василиса Тараненко ике баланы коткарды. Елга буенда йөргәндә, ул бата башлаган малайларга ярдәм иткән, судан алып чыккан. Василисаның үзенә дә, әти-әнисенә дә зур рәхмәт», — ди җитәкче.

Василиса исемле бу кыз малайларны коткаргач, үзе дә хәлсезләнгән, ул көч-хәл белән генә судан чыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мин каршы як ярдан „батам“ дип кычкырган тавыш ишеттем. Башта малайлар шаярта дип уйладым. Анда тирән түгел бит. Ләкин бала курыкккан һәм паникага бирелгән ахрысы. Үзем дә ярдан сикермәкче идем, аларга бер кыз ярдәм итүен күреп алдым. Барысы да котылды, үсмер кыз гына сулышына кабынган иде», — дип сөйли шаһит хатын.

Көчле яңгырлардан соң, яр юылып төште, бу урыннарга боткалар тулды, дип кисәтә биредә яшәүчеләр.

«Менәргә авыр булды. Адреналин булды ахрысы, шулай гына мендем, кире тәгәрәп төшә-төшә», — ди Василиса.

Бу кыз тугызынчы сыйныфны тәмамлаган, ул үзе дә яхшылап йөзә белми, ләкин берни уйламыйча ярдәмгә ташлана, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100