news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үсмер кыз бала хастаханәдә үлгән

Матбугат чаралары бала үлеменең сәбәпләре турында расланмаган мәгълүмат тараткан.

news_top
Үсмер кыз бала хастаханәдә үлгән

15 октябрьдә Башкортстанның Красноусол районы Үзәк хастаханәсендә кыз бала үлгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Бала шикәр диабеты белән авырган. 14 яшьлек кыз үлеме турында мәгълүматны Тикшерү комитеты да раслаган. Хәзер суд-медэкспертиза эшләре билгеләнгән. Шуннан соң бала үлеменең сәбәпләре ачыкланачак.

Вакытлы матбугат чаралары бала инсулин җитмәгәнгә үлгән дип хәбәр таратты. Тик бу сүзләр расланмады, диелгән «Башинформ» хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар