news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үсмер егет бер хатынның үкчәләрен кисеп алган

Шулай итеп ул хатынның аягындагы зиннәтле бизәнгечләрне урлаган.

news_top
Үсмер егет бер хатынның үкчәләрен кисеп алган
pixabay.com

Һиндстанның Раджастхан штатында 19 яшьлек егет бер хатынга һөҗүм иткән. Ул хатынның аягындагы зиннәтле әйберләрен талау өчен үкчәләрен кисеп ташлаган. Егет онлайн уеннар белән мавыгып, зур әҗәт җыйган булган. Бу турыда India Today басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Коточкыч җинаять 2021 елның октябрендә була. Гита Деви исемле хатын мәетен авыл халкы таба. Аның үкчәләре киселгән, мәет кан күлләвеге эчендә ята. Мәрхүмәнең кыйммәтле бизәнгечләренең барысын да урлап алып киткәннәр. 

Өч ай узгач җинаятьчене ачыклыйлар. Ул көллият студенты булып чыга. Паван Кумар исемле егет биредә яшәүче хатынга һөҗүм итүе, аның аякларын чабуы һәм көмеш әйберләрен урлавы, башына һәм муенына берничә тапкыр сугуы ачыклана. Имгәнгән хатын шунда ук үлә. 

Урланган әйберләрне сатып алган дүрт кешене дә тоткарлаганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар