Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер чорда бит тиресен ничек тәрбияләргә?

Яшүсмер һәм җитлегү чорында бит тиресенә аеруча зур игътибар кирәк. Хәзер аның өчен өчен күп төрле мөмкинлекләр бар. Ләкин аларны дөрес куллану зарур. "Туры элемтә"дә косметолог, дермотовенеролог, медицина фәннәре кандидаты Лилия Зәкиева шул хакта сөйләде.

news_top_970_100
Үсмер чорда бит тиресен ничек тәрбияләргә?
Лилия Зәкиева әйтүенчә, үсмер чорда кеше организмында тукымалар табигый рәвештә яңара.

- Үсмер чорда яшүсмерләрнең бит тиресендә регенерация функциясе яхшы эшли башлый, шуңа күрә ул яшьтә, гадәттә, бит тиресе майлы була. Бу очракта махсус косметик чаралар кулланырга һәм май бизләре эшчәнлеген киметергә кирәк. Аның өчен ретинол, антибиотик кремнар куллану отышлы булачак. 

Бу чорда бит тиресенең төзелеше горманаль фон белән дә нык бәйләнгән. Кайбер кызларда унбер яшь тулганчы ук күрем килә башлый, ә кайсыларында ундүрт яшьтән соң да күрем тоткарланырга мөмкин. Шуңа күрә тән тиресенә әлеге факторлар тәэсир итмичә кала алмый. 

Тирене яшүсмер чорга күчеш вакытында, гормональ фон үзгәрә башлагач ук карый башларга кирәк.

Тән тирегезнең нинди булуында генетика да зур роль уйный. Әмма бит тиресен дөрес итеп тәрбияләү, һәрвакыт тәртиптә тоту уңай йогынты ясый. Шуңа күрә, яшь вакытта һәрдаим косметологларда тикшерү узырга кирәк, шул вакытта бит тиресе сезгә рәхмәт кенә әйтер.

Өй шартларында табиб белән киңәшләшмичә, тән тиресен тәрбияләргә кирәкми. Косметолог сезне махсус косметик чаралар сатып алырга, тәнегезне дөрес тәрбияләргә өйрәтәчәк, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100