Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Смартфонның зарядкасы озаграк саклансын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Шалтырату өчен кәрәзле элемтә урынына Wi-Fi куллану энергия сарыф итүне киметә.

news_top_970_100
Смартфонның зарядкасы озаграк саклансын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
pixabay.com/ru

Смартфонның зарядкасы озак саклансын өчен кәрәзле элемтә урынына Wi-Fi кулланырга, экранның размерын һәм яктылыгын мөмкин кадәр киметергә, кушымталарның фон режимында яңартылуын сүндерергә кирәк. Бу хакта «Цифровой гражданин» аналитика үзәге эксперты Владимир Гриценкога сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Әгәр сезнең бер яки ике ел элек алынган Android-смартфон икән, экранның яңару ешлыгын тикшерегез: 120 яки 90 герц ешлыгында яңару күзләргә уңайлырак, әмма ул батареяны тиз бетерә. 60 герц кушыгыз һәм экранның размерын мөмкин кадәр киметегез», — дип киңәш итте белгеч.

Моннан тыш, гадәти шалтыратуларны һәм СМС-хәбәр җибәрүне кәрәзле элемтә аша түгел, ә Wi-Fi аркылы башкарырга кирәк. Бу очракта элемтә сыйфаты күпкә яхшырак булачак, ә энергия азрак сарыф ителәчәк.

Зарядканы көн ахырына кадәр җиткерү өчен кушымталарны автомат рәвештә синхронизацияләүдән баш тартырга, программалардан килә торган хәбәрләрне сүндереп куярга кирәк. Шулай ук гаджетны тавышсыз режимга да куймаска кирәк, бу вибромотор энергияне күп сарыф итмәсен өчен эшләнә.  

Эксперт әйтүенчә, видеошалтыратулар, фотога һәм видеога төшерү, 3D-уеннар һәм видео рендерингы аккумуляторны бик тиз «утырта». Әгәр бу мөмкинлекләр белән азрак куллансагыз, смартфонның зардякасы озаграк сакланачак.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100