Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Смартфонның зәңгәр экранының нинди зыяны бар?

Табиблар экранның яктылыгын көйләргә киңәш итте.

news_top_970_100
Смартфонның зәңгәр экранының нинди зыяны бар?
https://pixabay.com

Табиб-офтальмолог Марина Царегородцева смартфон нурландыра торган зәңгәр төснең зыяны турында кисәтә. Бу турыда «Известия» язды.

«Зәңгәр төс күзгә зыянлы. Ул кояш нурланышы спектрының шәмәхәдән күк төсенә кадәрге диапазондагы нурларыннан тора», диелә хәбәрдә.

Зәңгәр төснең күзгә зыянын киметү өчен, экранның яктылыгын көйләргә кирәк. Күзне дымландыра торган препаратлар куллану да файдалы. Алар күзнең яшле элпәсен яңарта.

Гаджетны озак кулланганда компьютер күзлеге кию хәерле. Алар электромагнитик нурланышны нейтральләштерә, дисплей экраныннан ялтыравыкны үткәрми, шәмәхә һәм зәңгәр спектр нурланышын уздырмый.

Зәңгәр төс күзгә генә түгел, йокы сыйфатына да начар йогынты ясый. Шуңа күрә йоклар алдыннан 2-3 сәгать кала телефонга карамау хәерле, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100