news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Смартфонны югалтсаң, нинди проблемалар килеп чыга?

news_top
Смартфонны югалтсаң, нинди проблемалар килеп чыга?
Владимир Васильев, архив

Смартфонда кешенең персональ белешмәсе була. Аны югалтсаң, проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Бу турыда «Прайм» агентлыгына белгеч Александр Дворянский сөйләгән.

Дворянский сүзләренчә, сим-картага бәйле куркыныч бар. Телефон номерын кулланып, мобиль кушымталарга парольләрне белеп була. Шуңа күрә смартфон югалса, шунда ук телефон номерын мобиль операторда блокировкаларга кирәк.

Эксперт искәрткәнчә, кулланучының браузердагы тарихын белсәләр дә куркыныч була. Смартфон хуҗасы акчасын, социаль челтәрләрдәге һәм мобиль кушымталардагы аккаунтларын югалтырга мөмкин.

Шәхси белешмәне саклау өчен катлаулы пароль, Face ID, эзләү һәм гаджетны читтән торып сүндерү функциясен кулланырга кирәк, дип яза РЕН ТВ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар