news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Смартфонның иминлек системасы каракны видеога төшереп, хуҗага җибәргән

Телефонның блокировкасын ватканда, иминлек системасы җинаятьчене видеога төшерә башлый.

news_top
Смартфонның иминлек системасы каракны видеога төшереп, хуҗага җибәргән

Пермь шәһәрендә телефон урлаган каракны эзлиләр. Бу турыда Пермь өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Пермь шәһәрендә Узенький чатында урнашкан сервис павильонында бер ир-атның 12 мең сумлык телефонын урлаганнар. Блокировканы алырга маташкан вакытта, урланган смартфонның иминлек системасы каракны видеога төшерегән», диелә ведомство хәбәрендә.

Кадрларда бер ир-атның урам буйлап баруы сурәтләнә. Аның йөзе дә аермачык күренеп тора. Бу видеоны смартфонның иминлек системасы телефон хуҗасына җибәргән.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Видео кадрларында сурәтләнгән ир-атны эзлиләр. Аның турында белешмәсе булган һәркемгә полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар