news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Смартфоннан башка җайланмаларга ничек итеп Wi-Fi бүлеп бирергә?

Заманча телефон аша башка кешеләргә дә Wi-Fi бүлеп биреп була.

news_top
Смартфоннан башка җайланмаларга ничек итеп  Wi-Fi  бүлеп бирергә?

Әгәр компьютерга интернетны тоташтыру өзелсә, провайдерларда техник төзексезлекләр булып, интернетсыз интексәгез, ноутбукка интернет тоташтырырга кирәк булса, смартфон аша Wi-Fi бүлеп биреп була. Моның җайлы ысулы бар.

Мисал итеп китерелгән рәсемнәрдә буш калган юлларда сезнең смартфонның идентификация номерлары күренәчәк. 

Смартфонда «настройки» менюсын сайларга.

Менюда «Точки доступа Wi-Fi» юлын сайларга. «Точки доступа Wi-Fi»  төймәсен активлаштырырга. 


«Настройки точки доступа» юлын сайларга.

Парольне карар өчен «күз» тамгасына басарга. Шунда интернетка керү өчен пароль күренәчәк. Рәсемдәге хәрефләр мисал итеп язылган, һәр телефонда аерым хәрефләр комбинациясе була.


Башка смартфоннарда, компьютерда интернет тоташтыру өчен шушы парольне файдаланырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар