Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Смартфондагы кайсы кушымтаның камерасы хуҗасын күзәтә?

Камера кушылган вакытны күз уңыннан җибәрмәс өчен, экрандагы хәбәрләрне игътибар белән күзәтергә кирәк.

news_top_970_100
Смартфондагы кайсы кушымтаның камерасы хуҗасын күзәтә?
pixabay.com/ru

Telecom daily мәгълүмати-аналитика агентлыгы җитәкчесе Денис Кусков смартфон кулланучыларны камера ярдәмендә күзәтүләр турында кисәтте. Бу хакта НТР24 басмасы хәбәр итте.

Популяр булган Инстаграм кушымтасы турында сүз бара, ул хуҗасының рөхсәтеннән башка гына телефон камерасын кушарга мөмкин.  

Белгеч сүзләренчә, кушымтаны кулланганда, мәсәлән, яңалыклар тасмасын яки директтагы хәбәрләрне караганда камера кушыла ала. Берни дә сизмәгән килеш кеше видеокүзәтү астында калырга мөмкин.  

Кулланучының сөйләшүләре дә куркыныч астында кала, чөнки мобиль кушымталар микрофонны да куша.

Денис Кусков сүзләренчә, конфиденциальлекне саклау өчен гаджетны тулысынча сүндерергә яки аны объектив һәм микрофон ябылырлык итеп куярга кирәк.

Камера кушылган вакытны күз уңыннан җибәрмәс өчен, экрандагы хәбәрләрне игътибар белән күзәтергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100