
Иминлек максатларында, смартфонда документ фотоларын, төрле ресурсларның логин-парольләрен һәм компромат фотолар сакламау хәерле. Бу хакта «Прайм» агентлыгына юрист Алла Георгиева сөйләгән дип яза РИА «Новости».
Юрист сүзләренчә, смартфонны югалткан очракта яки аны «ватып» (взлом) керсәләр, бу мәгълүматлар җинаятьчеләр кулына эләгергә мөмкин.
«Телефонда төрле ресурсларның: электрон почта, социаль челтәрләр, онлайн-банклар, «Госуслуги» логин-парольләрен сакларга ярамый. Заметкаларда гына түгел, ә смс-хәбәрләрдә дә сакларга ярамый. Телефонны «ватып» кергән очракта, мошенниклар сезнең социаль челтәрләргә керергә һәм дусларыгыздан акча сорарга, онлайн-банк яки «Госуслуги» аркылы кредит яки микрозайм алырга мөмкин», – дигән белгеч.
Шулай ук телефонда компромат булырлык фотолар, документларның яки банк карталарының фотоларын да сакларга ярамый. Документларны җибәргәннән соң яки алганнан соң аларны бетерергә, шулай ук смартфонны даими чистартып торырга кирәк. Төрле ресурсларның логин-парольләрен иң яхшысы – истә калдыру яки, язып, куркыныч янамый торган җирдә саклау, дип йомгаклаган юрист.