news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Смартфон, ноутбук һәм телевизорларын кибеткә кире тапшырып була: яңа кагыйдәләр

news_top
Смартфон, ноутбук һәм телевизорларын кибеткә кире тапшырып була: яңа кагыйдәләр
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Сатып алучылар 1 сентябрьдән техник яктан катлаулы товарларны, шул исәптән смартфоннарны, ноутбукларны һәм телевизорларны кибеткә кире кайтара алачак. Тик моның өчен товарның куллану үзлекләре, тулы комплектациясе һәм завод төргәге сакланган булырга тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев (ЛДПР) сөйләгән, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, сатып алучылар кыйммәтле техника алып, аның берничә атна кулланып, аннан «туры килмәде дип», товар кыяфәтен саклап кире кайтару очраклары арткан. Бу сатучыларга чыгым өсти һәм намуслы сатып алучылар өчен бәяне арттыра, дигән депутат. Шулай ук ул, техник яктан катлаулы товарларны завод төргәге һәм тулы комплектациядән башка кире кайтару аларны алга таба сатуны катлауландыра, дигән.

«Россиядә 1 сентябрьдән техник яктан катлаулы товарларны кире кайтаруга таләпләр үзгәрә. Яңа кагыйдәләр буенча, смартфон, ноутбук, телевизор яки исемлектә расланган башка техниканы фәкать куллану үзлекләре, тулы комплектациясе һәм завод төргәге сакланган очракта гына кире кайтарып булачак. Кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш булмаган товарларның яңартылган исемлегенә кимендә бер ел гарантиясе булган техник яктан катлаулы товарлар, зәркән эшләнмәләр, автомобильләр һәм җиһазлар керде», – дигән Свищев.

Бу үзгәрешләрнең максаты товарларны кире кайтару процессын тәртипкә китерү һәм явызларча куллануны булдырмау, дигән.

Парламентарий ачыклык керткәнчә, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару кагыйдәсе 14 көн эчендә гамәлдә булачак, әмма товар кулланылышта булмаган, аның куллану үзлекләре, фабрика ярлыклары һәм пломбалары, шулай ук товар кыяфәте сакланып калган очракта гына кире кайтару мөмкин булачак.

Свищев шулай ук интернеттан сатып алган товарларны кире кайтаруның база сроклары саклануын өстәде: сыйфатлы товарны алганчы яки китергәннән соң җиде көн эчендә кире тапшырырга мөмкин, әгәр сатучы кире кайтару тәртибен язмача аңлатмаган булса, срок өч айга кадәр арта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар