Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Смартфон куллану кайсы органда яман шеш китереп чыгарырга мөмкин?

Галимнәр фикеренчә, зәңгәр төс организмда мелатонин матдәсе барлыкка килүне тоткарлый.

news_top_970_100
Смартфон куллану кайсы органда яман шеш китереп чыгарырга мөмкин?
https://pixabay.com

Испания галимнәре урында яткан килеш смартфон кулланучы кешеләрнең яман шеш белән авыру ихтималы артуын ачыклаган. Аларда туры эчәк яман шеше килеп чыгарга мөмкин. Йоклар алдыннан гаджетлар куллану аеруча крукыныч. Бу турыда «Челнинские известия» сайты Медикфорумга сылтама белән хәбәр итте.

Галимнәр космик станциядән алынган белешмә буенча 2 мең кешене тикшергән. Бу станция шәһәрләрдә зәңгәр төс дәрәҗәсен дә тикшереп тора. Зәңгәр төс йогынтысы зур булган районнарда яшәүче кешеләрдә туры эчәк яман шеше барлыкка килү куркынычы 60 процентка арта.  Күпчелек очракта зәңгәр төс мобиль телефон, планшет, яктылык диодлы лапмалардан чыга. Галимнәр фикеренчә, зәңгәр төс организмда мелатонин матдәсе барлыкка килүне тоткарлый, мелатонинны исә йокы гормоны дип атыйлар.

Төнгә таба организмда мелатонин концентрациясе арта башлый, ул яхшы йоклау өчен ярдәм итә. Ә аның кимүе йокы начарлануга, көн белән төн ритмы бозылуга китерә. Әлеге хәл гормональ балансны боза, шулай итеп яман шеш барлыкка килү куркынычы арта, ди галимнәр.

«Колоректаль рак барлыкка килү төнге сменада эшләү белән бәйле», — ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100