Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Смартфон фото һәм видеоларны яшереп кенә башкаларга таратып ятмасын өчен нишләргә?

Телефонга вируслар керсә, сезнең шәхси мәгълүматны чит кешеләргә җибәрә башларга мөмкин.

news_top_970_100
Смартфон фото һәм видеоларны яшереп кенә башкаларга таратып ятмасын өчен нишләргә?
Рамил Гали

Роскачество оешмасының цифрлы продуктларны тикшеренүче-аналитигы Эльвина Насыйбуллина сүзләренчә, смартфон хуҗасының фото һәм видеоларын, экран фотоларын яшертен генә башка җиргә җибәреп ятарга мөмкин. Бу турыда белгеч «Прайм» сайтына сөйләгән.

Әгәр смартфонга вируслар эләксә, ул мәгълүматны урлый башлый. «Вирус телефонга керә һәм хуҗаны алдап — мәсәлән, гап-гади кушымта булып кыланып, төрле рөхсәтләр сорый башлый. Ул камера куллану өчен, җайланма хәтеренә, файлларны челтәргә җибәрү өчен рөхсәт сорый», — ди белгеч.

Смартфонны вирус керүдән саклау өчен, таныш булмаган шикле сылтамаларга күчмәскә, спамны ачмаска кирәк. Телефонга антивирус урнаштыру, аны даими рәвештә тикшереп тору, яңарту хәерле.

Эксперт кушымталарны рәсми сайтлардан гына алырга киңәш итә. Кушымта сайлаганда аның рейтингына, алучыларның фикерләренә игътибар итәргә кирәк. Чөнки кайчакта рәсми сайтлардан да вируслар эләгергә мөмкин.

«Кушымта урнаштырганда, ул сорый торган рөхсәтләргә һәрвакытта да игътибар итегез. Әгәр ул үзе башкара торган эшкә кирәге булмаган рөхсәт сораса, бу кушымтаны урнаштырмау хәерле», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100