news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Слово пацана»дагы «Марат» – Рузил Миңнекәев никах фотоларын күрсәтте

news_top
«Слово пацана»дагы «Марат» – Рузил Миңнекәев никах фотоларын күрсәтте
Фото: Рүзил Миңнекәевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Дөньяны шаулаткан «Слово пацана» киносын караучылар андагы геройларны үз итте. Аларның шәхси тормышларына да кызыксыну артты. Әлеге фильмда Марат булып уйнаган Рузил Миңнекәев социаль челтәрдәге сәхифәсендә никах фотолары белән уртаклашты.

«Эксклюзив. Безнең никахтан фотолар, аларны беркем дә күрмәгән иде әле.

Никах – мөселманнар йоласы. Аннан соң ир белән хатын вазифасына керешәсең. Бездә ансыз ярамый. Ә туй үткәрмәскә мөмкин. Без туй үткәрергә теләмәдек тә һәм үткәрергә дә җыенмыйбыз, ул безнең стильдә түгел.

Безнең никах рәсми рәвештә дә теркәлгән. Бу сезгә ниндидер шаяру түгел», – дип язган ул.

Фото: Рүзил Миңнекәевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: Рүзил Миңнекәевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар