Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Слово пацана» сериалында уйнаган актер кеше үтергән дип шикләнелеп, кулга алынган

news_top_970_100

Мәскәүдә 2011 елда кеше талап, үтерүдә катнашы булган ир-атны кулга алганнар. Бу җинаятьченең шау-шу чыгарган «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалына да катнашы барлыгы билгеле булды. Ул бер эпизодта Демид кушаматлы криминаль авторитетны уйнаган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

«Тикшерү версиясе буенча, Сергей Базанов 2010 еллар башында зур суммада акча йөрткән кешеләрне талап, үтереп йөргән төркемгә кергән була. Хәзерге вакытта ул бер эпизод буенча гаепләнә», – дип сөйләгән KP.RU басмасының хокук саклау органнарындагы чыганагы.

KP.RU мәгълүматлары буенча, монда 2011 елның ноябрендә булган талау турында сүз бара. Зур Полуярослав тыкрыгында (Курск вокзалы районы) эшкуар Александр Дзабиевның внедорожнигына шуннан узып барган «Ауди» машинасыннан аталар. Соңыннан чит ил машинасыннан берничә кеше чыга, аларның берсе машина йөртүчесенең сумкасын талый, ә икенчесе аның башына ата. Җинаятьчеләр сумканы алып, машиналарына утырып качып китә. Соңрак билгеле булганча, ул сумкада 1 миллион долларга якын акча була. Моңа кадәр Дзабиев банктан акча ала. Табиблар килгәндә ир-ат әле исән була, аны башкаладагы бер хастаханәгә алып китәләр, тик ул берничә сәгатьтән соң шунда вафат була. Һәлак булган эшкуар оптик аппаратлар, фото һәм видео төшерү өчен җиһазлар сата торган компания учредителе була. Шул исәптән, зур дәүләт килешүләрен дә башкарган.

2011 елда хәбәр ителгәнчә, «Ауди» рулендә булган шоферны да исәпкә алып, җинаятьчеләр кимендә дүртәү булган. Соңрак бу машинаны күрше кварталда табалар. Җинаятьчеләр «Мерседес» машинасына күчеп утырып, «Ауди»ны ташлап калдырган була. Соңыннан аларның эзе югала.

Тикшерү Базановның эзенә ничек чыгуларын әлегә аңлатмый.

«Оператив һәм тикшерү эше бара, 12 ел элек кылынган җинаятьтә катнашкан башка кешеләрне әле дә булса эзлиләр», – дигән хокук саклау органнарындагы чыганак.

Сергей Базановка «Алдан килешеп, төркем белән кеше үтерү» маддәсе буенча гаепләү билгеләнгән. Бу маддә буенча гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

«Суд Базанов Сергей Юрьевичны 2 айга – 2024 елның 20 февраленә кадәр сак астында калдырды», – дип хәбәр иткәннәр Замоскворецкий суды матбугат хезмәтендә.

Сүз уңаеннан, социаль челтәрдә берәү кызыклы комментарий калдырган иде. ««Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалында бөтен кешеләр дә тиешле җәзаларын ала – кайсы утыра, кайсын үтерәләр. Әмма берәү дә сериал геройларын чынлап торып утыртырлар дип көтмәгән иде», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100