Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Словакиянең премьер-министры итеп Украинага ярдәм итүгә каршы булган Роберт Фицо сайланды

news_top_970_100
Словакиянең премьер-министры итеп Украинага ярдәм итүгә каршы булган Роберт Фицо сайланды

Словакия парламентына сайлау нәтиҗәләре буенча, иң күп тавышны «Смер» социал-демократлар партиясе лидеры Роберт Фицо җыйды – 25 процент. Нәтиҗәдә, партия 150 урынның 42сен үзенә алып, Фицо илнең премьер-министры булды.

Роберт Фицоны Көнбатыш матбугаты да «Россия яклы сәясәтче» дип яза. Моның нигезе бар, билгеле, чөнки Роберт Фицо Россия белән контактларны торгызу яклы. Ул: «Словакиянең проблемалары Украинаныкына караганда зуррак», – дип белдерде, шулай ук ул «Европа кыйммәтләре»нә каршы да чыга. Шул ук вакытта ул Словакиянең тышкы сәясәте үзгәрмәячәген, илнең Европа берлегендә булуын әйтте.

«Әгәр Смер хөкүмәтне булдыра алса, без тынычлык килешүләре мөмкин кадәр тизрәк башлануы өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез», – диде Роберт Фицо.

Роберт Фицо, халык алдында чыгыш ясаганда, Украинада нацистлар бар, дип белдерде. «Украина аларны гадәти хулиганнар дип әйтергә тели, әмма сезнең пулеметлары булган хулиганнарны күргәнегез бармы?» – диде ул. Роберт Фицо фашистик символларны куллануны тыярга чакырды.

«Нью Йорк Таймс», Европа сугыштан арыган, дип яза һәм Словакиядә Роберт Фицо сайлану сәбәбен шуның белән аңлата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100