Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Словакия премьеры Украинадагы конфликтның хәрби чишелеше булмавын әйткән

news_top_970_100

Көнбатышның Украинага хәрби ярдәме конфликт корбаннары санын арттыруга гына китерә, дип саный Словакия премьеры Роберт Фицо. Бу хакта ул Венгрия коллегасы Виктор Орбан белән берлектә узган матбугат конференциясендә белдерде, дип яза «Российская газета».

Аның сүзләренчә, Украинадагы конфликтның «хәрби чишелеше юк, ә Украина армиясе Россия белән тигез дуэль алып бару сәләтен югалткан».

Украина Кораллы көчләренә ярдәм булса, 3 елдан соң да хәл үзгәрмәячәк, дигән ул. «Без монда торачакбыз, һәм 50 миллиард евро югалганын һәм һәр яктан үлгән солдатларның 100 меңнән күбрәк булганлыгын һәм беркем дә урыныннан кузгалмаганлыгын әйтәчәкбез», – диде ул.

Моннан тыш, ул Россиянең сөйләшүләр позициясе яхшырачагына ышануын белдергән. Үзе, словак буларак, Көнбатыштагы көчләрнең геосәяси мәнфәгатьләре аркасында славяннарның бер-берсен юк итүенә кайгыруын әйтә.

Фицо сүзләренчә, «Россия икътисады эшли, рубль үз позициясендә кала, Россия үз-үзен тәэмин итә алырдай булып үзгәрә, Россиянең энергетика тармагы предприятиеләре төрле рекордлы килешүләр төзи».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100