Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Словакия премьер-министрына һөҗүм иткәннәр

news_top_970_100

Словакия премьер-министры Роберт Фицога һөҗүм иткәннәр, аны Министрлар Кабинеты утырышыннан соң атыш вакытында яралаганнар. Бу хакта «Pravda» басмасына сылтама белән РИА Новости яза.

«Роберт Фицоны хөкүмәтнең күчмә утырышыннан соң яраладылар. Һөҗүм итүче берничә тапкыр атты, аны полиция тоткарлады», – диелә хәбәрдә.

Һөҗүм турында мәгълүматны Словакия Эчке эшләр министрлыгы да раслады.

Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, бу хәл сәясәтче халык алдына чыккач була, атыштан соң ул җиргә егыла. Аның бите, корсагы һәм күкрәге яраланган.

Премьер-министрга һөҗүм итүнең шаһиты булган кешеләр берничә тапкыр аткан тавыш ишеткән. Атыш урыны камап алынган, дип хәбәр итә Телеграм-каналлар. Фицо Гандлов шәһәрендә күчмә утырыш уздыра. Аткан кеше – Левице шәһәреннән 71 яшьлек карт – «Робо, монда кил!» дип кычкыра һәм ата башлый. Аннары ул качмакчы булган, әмма аны тотып алганнар. Ул кыска көпшәле мылтыктан аткан.

Соңрак атучының танылган словакия язучысы Юрай Чинтула икәнлеге ачыкланды. Ул «Прогрессив Словакия» либераль партиясе активисты булган.

«Pluska» басмасы язганча, премьерның хәле авыр дип бәяләнә. Шул ук вакытта икенче бер басма хәбәр иткәнчә, аның гомеренә куркыныч янамый.

Башта Фицога Гандлов хастаханәсендә ярдәм күрсәтәләр, тик соңыннан югарырак дәрәҗәдәге медицина оешмасына алып китәләр. Бу вакытта ул аңында булган.

Словакия хөкүмәтенең күчмә утырышы Братиславадан 190 километр ераклыктагы Гандлов шәһәрендә була.

Фицоның Украинага хәрби ярдәм күрсәтүгә каршы булуы турында берничә тапкыр чыгыш ясаганы булды. Шулай ук ул, бу илнең НАТОда әгъза булуын да хупламавын һәм мондый мәсьәлә каралган очракта, вето хокукын кулланачагын да әйтте.

Моннан тыш, премьер әйткәнчә, Братислава Мәскәү белән уңай мөнәсәбәтләрдә булу белән кызыксына һәм бу юнәлештә адымнар ясарга вәгъдә итә. Ул, 2 ил арасында диалог кирәк, диде һәм Украинадагы конфликт аркасында Россияне күрмәмешкә салышу турындагы фикерләрне кире какты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100