Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Словакия эчке эшләр министры: «Ил гражданнар сугышы чигендә»

news_top_970_100

Словакия премьер-министры Роберт Фицога һөҗүмнән соң, ил гражданнар сугышы чигендә калган. Бу хакта эчке эшләр министры Матуш Шутай-Эшток әйтте, дип яза LIFE сайты.

«Күпләр чыгарган нәфрәттән бүген давыл купты. Бүген социаль челтәрләрдә мондый нәфрәт тулы комментарийлар бар. Шуны гына сорыйм: моны кичекмәстән туктатыгыз», – дип Шутай-Эшток сүзләрен яза «Novinky.cz» басмасы.

Министр әйткәнчә, премьерга һөҗүм итү сәяси сәбәпләр белән эшләнгән: атучы кеше премьерга нәкъ менә президент сайлауларыннан соң һөҗүм иткән.

15 майда Словакиядә премьер-министр Роберт Фицога һөҗүм иттеләр. Аның корсагы һәм кулы яраланды. Атучы кеше 71 яшьлек язучы Юрай Цинтула булып чыкты, аны шундук кулга алдылар. Цинтула Министрлар Кабинеты сәясәтеннән канәгать булмаган. Хәзер аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ә Фицога ясалган операция уңышлы узган, шуннан соң аны 1 тәүлеккә ясалма комага керткәннәр. Хәзер премьерның хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100