Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100
Сливадан пирог рецепты
Гөлүзә Василова

Көзге пирогларның берсе – слива пирогы рецептын тәкъдим итәм.

Камыр өчен: 150 грамм атланмай, 3 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз, чама белән он.

Эчлек өчен: слива, дарчинлы шикәр оны — (дарчин (корица) – 1 аш кашыгы, шикәр оны (сахарная пудра) – 2 аш кашыгы).

Майны бүлмә температурасында йомшартырга, аннары, барлык ингредиентларны салып, камыр ясарга. Ул куе каймак кебек булырга тиеш. Аннары табаны майларга һәм камырны табага салырга, кашык белән тигезләп җибәрергә.

Сливаны юарга һәм кипшетергә, икегә бүлеп, төшен алырга. Аннары, җимешләрнең эчке ягын өстә калдырып, камырга батырып чыгарга. Сливаны тыгызрак итеп салсагыз тәмле булачак.

Пирогның өстенә дарчинлы шикәр комы сибәргә һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада 30-40 минут пешерергә.

 

Фото: Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100