news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сливадан берничә төрле кайнатма

Сливадан берничә төрле кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Сливадан берничә төрле кайнатма
1.Слива кайнатмасы өчен: 1,1 кг шикәр комы, 1,2 кг слива, 120 мл су.
Сливаны юып, төшләреннән арындырабыз. Зур кәстрүлгә салып, өстенә шикәр комы сибәбез дә болгатабыз. Су өстәп, кайнатырга куябыз.

Шикәре эрегәнче болгатып торабыз һәм уттан алабыз. Өч сәгать тоткач, тагын җиде минут кайнатып алабыз. Аннары тагын сигез сәгать тотабыз да кабат кайнатырга куябыз. Кайнап чыгып ун минут торгач, уттан алып, банкаларга тутырабыз.

2.Әстерхан чикләвеге һәм слива кайнатмасы өчен: 1,5 кг слива, 1,5 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 500 гр йөзем (азрак та ярый), 250 гр әстерхан чикләвеге кирәк.

Чикләвекне вак итеп турыйбыз. Слива белән әфлисунны юабыз, беренчесенең төшләрен алабыз. Әфлисунны кабыгы белән бергә ит тарткыч аша чыгарабыз. Эмаль кәстрүлгә слива, йөзем, әфлисунны һәм шикәр комын кушып, сүрән утка 1,5 сәгатькә пешерергә куябыз. Масса куергач, чикләвек кушабыз да тагын 20 минут кайнатабыз. Кайнар кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар