Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сливадан аджика (рецепт)

"Әлмәт таңнары" газетасыннан сливадан аджика рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сливадан аджика (рецепт)
Аджика өчен 2 кг слива, 200 гр сарымсак (уртача зурлыктагы 5-6 баш), 2-3 ачы борыч, 1 кг кызыл төстәге баллы борыч, укроп, петрушка, базилик, тархун (эстрагон), 2 аш кашыгы томат пастасы, 2-2,5 аш кашыгы тоз, 70-100 гр шикәр, яртышар чәй кашыгы төелгән кара борыч, кориандр, канәфер, тмин кирәк булачак.

Сливаны төшләреннән арындырабыз, баллы һәм ачы борычны дүрт өлешкә бүләбез, орлыкларыннан чистартабыз. Сарымсакны угычта уабыз. Сливаны, борычларны, яшел тәмләткечләрне иттарткыч аша чыгарабыз да барысын бергә кәстрүлгә салабыз. Тәменчә тоз, шикәр, борыч һәм башка тәмләткечләрне өстибез дә газга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 15-20 минут пешерәбез. Аннары сарымсак салып, тагын биш минут кайнатабыз.
Аджиканы стерильләштергән банкаларга тутырабыз, капкач белән ябабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100