news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«След» сериалы йолдызы үлгән

Актерның хәле киткән һәм ашыгыч ярдәм чакырганнар.

news_top
«След» сериалы йолдызы үлгән

«След» сериалында патологоанатом Борис Селиванов ролендә уйнаган актер Олег Валкман вафат булган. Аңа 52 яшь иде. Бу турыда аның вәкиле Аленага сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Бүген Олег Валкманның хәле киткән, аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар. Ул реанимациядә ятканда вафат булган. Үлемнең төгәл сәбәпләре әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Соңгы вакытта аның сәламәтлеге белән проблемалары булып, ул кинода төшми башлавы билгеле.

Мәрхүм белән бергә уйнаган актер Владимир Ташлыков бу хәбәрне раслаган, үзе дә бик борчылуын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар