Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Скумбрия пешерү рецепты

news_top_970_100
Скумбрия пешерү рецепты
Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге битеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова скумбрия пешерү рецепты белән уртаклашкан.

Скумбрия балыгын чистартырга, кәгазь салфетка белән киптерергә.

2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы соя соусы, 0,5 бал кашыгы тоз салып болгатырга. Аннары балыкның ике ягын да шул соус белән «майларга». 

Табага фольга җәяргә, балык куя торган урынга тоз сибәргә һәм балыкны түше белән тозга куярга кирәк.

180 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерергә.

«Минем рецептлар коллекциясендә тәмле балык пешерүнең иң җиңел рецепты. Бу рецепт өчен Зөлфия Шакировага рәхмәт», – дип язган алып баручы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100