news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Скрипкачы Динә Закировага мактаулы исем бирелгән: «Сөенүем эчемә сыймый»

news_top
Скрипкачы Динә Закировага мактаулы исем бирелгән: «Сөенүем эчемә сыймый»
Рамил Гали

Скрипкачы Динә Закирова «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булган.

«Мин бәхетле. Миңа бүген «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелүе турында хәбәр иттеләр. Сөенүем эчемә сыймый. Сезнең белән дә бүлешәсем килә, хөрмәтле дуслар. Минем хезмәтемне шундый мәртәбәле исем белән бәяләгәнгә хөрмәтле җитәкчеләребезгә зур рәхмәтемне белдерәм», – дип язган ул сәхифәсендә.

Язылучылары, җанатарлары Динәне котлый. «Чын күңелдән тәбрик итәбез, Динә. Куанычын күр! Соңгысы булмасын», – дип язган Илүсә Хуҗина.

«Ура, чын күңелдән котлыйбыз сине, Динә», – дип котлаган Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова.

«Син бик лаек бу бүләккә», – дип язган Фидания Лерон. 

«Чын күңелдән котлыйбыз сине, Динә! Безнең авыл килене бит ул», – дип язганнар. 

«Котлыйм, Динә! Син моңа күптән лаек идең. Иҗат чишмәң саекмасын, матур чыгышларың белән тамашачыларны күп еллар сөендерергә язсын», – дип теләгән Дилбәр исемле язылучысы.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 27 июнь 2023
    Исемсез
    Молодец Динэ тэбриклим куптэн кирэк иде мактаулы буду.
  • 27 июнь 2023
    Исемсез
    Әлбәттә, Динәгә күптән бирергә иде инде бу исемне. Бик тә, бик тә лаек ул аңа! Котлыйбыз. Тагын да зуррак исемнәр насыйп итсен.
  • 26 июнь 2023
    Исемсез
    Котлыйбыз! Лаеклы!
  • 26 июнь 2023
    Исемсез
    Поздравляю! Заслужила!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар