Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Скрипкачы Динә Закирова шатлыгы белән уртаклашты

news_top_970_100
Скрипкачы Динә Закирова шатлыгы белән уртаклашты
Фото: Динә Закированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Камал театры оркестры артисты, скрипкачы Динә Закирова социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыгы белән уртаклашты.

«Татарстан Мәдәният министрлыгының беренче коллегиясендә миңа зур дәүләт бүләгенең медале белән таныклыгын тапшырдылар. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр бит. Бүгенге көннән мин үземнең чын «атказанган артист» булуыма ышана башладым. Әти-әниемә, укытучыларыма, сөекле ирем белән алтын кызыма, хезмәттәшләремә, җитәкчеләремә, минем өчен сөенүче тамашачыма чиксез зур рәхмәтләмен», – дип язган артист.

Динә Закированы беренче булып татар эстрадасы җырчылары котлаган, шулай ук тамашачылар һәм виртуаль дуслары да аның сөенечен уртаклашкан.

Фото: © Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100