Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Скрипкачы Динә Закирова «Могҗизалар кыры»нда: «Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп кайттык»

news_top_970_100
Скрипкачы Динә Закирова «Могҗизалар кыры»нда: «Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп кайттык»
Скриншот

Танылган скрипкачы Динә Закирова «Первый» каналда чыга торган «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашкан.

«Мин Татарстанның йөрәге – Казаннан килдем», – дип таныштыра башлый ул үзе белән.

Алып килгән күчтәнәчләрне студиягә чыгаруны сорагач, ул: «Без – татарлар – бик кунакчыл һәм юмарт халык», – ди.

«Беләбез, беләбез», – дип елмая Леонид Якубович.

Бүләкләр арасында бал, баллы ризыклар, «Татар халык ашлары» китабы, милли киемле курчак, түбәтәй, каз күренә.

Телевизор экраннары аша Динә тормыш иптәшенә сәламнәр җиткерә. «Кызганыч, ул безнең белән килә алмады, аның спектакль. Без Камал театрында эшлибез. Ул – Россиядәге иң борынгы милли театр. Үземнең хезмәттәшләремә һәм үзем 15 ел хезмәт итә торган оркестрыма сәламнәр җиткерәм», – ди Динә Закирова.

Бу сүзләрнең барысын да ул рус телендә сөйләде. Леонид Якубович: «Ә нигә туган телдә сөйләшмисез?» – ди. Динә: «Бик теләп сөйләшер идем, аңласалар, – дип татар теленә күчә. – Сәламнәремне милләттәшләремә юллыйм. Мине караган 8 миллион татарга чын күңелемнән мул тормышлар телим», – дигән теләкләрен әйтә.

«Ә хәзер нигә шундый костюмнан булуыгызны аңлатырга кирәк», – ди алып баручы.

«Мин аңлатам. Сәхнәдә», – ди Динә Зарипова.

«Могҗизалар кыры» сәхнәсендә ул скрипкада милли көйләрне башкара.

«Могҗизалар кыры»нда кунакта! Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, матур милли көйләрне яңгыратып, күчтәнәчләр, сәламнәр тапшырып кайттык! Рәхәт булды», – дип яза ул үзенең аккаунтында.

Тапшыруга ул әтисе, кызы Зәлия һәм Зәлиянең дусты Нурислам Әхмәдишин белән барган. Балалар да бүләк әзерләгән. Зәлия «Туган тел» шигырен сөйләде. 

Якташлары, дуслары, хезмәттәшләре, җанатарлары һәм виртуаль дуслары Динә белән соклану һәм горурланулары турында язып куйган.

«Динә – якташым. Афәрин! Син – безнең горурлыгыбыз! Син – халкыбызның асылташы», – дип язган Мөслим районыннан Рүзәл Минһаҗев.

«Горурланам», – дигән журналист Алинә Айдарова.

«Афәрин, Динә! Туган телдә бөтен илгә сәлам җибәрдең! Горурланабыз», – ди җырчы Илнур Гомәров.

«Милләтебезнең йөзек кашы», – ди җырчы Алмаз Мирзаянов.

«Бу – чыннан да могҗиза булган. Горурланабыз! Әниеңнең рухы синең өчен сөенсен, бала», – дип язган Рамилә Малафеева.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 26 март 2023
    Исемсез
    Искиткеч, молодец Динэ! Син скрипканда уйнаганда кузлэргэ яшьлэр килде! Горурланабыз, яратабыз! 👍👍👍
  • 26 март 2023
    Исемсез
    Безгә бик ошады, Динә булдырды! Балаларның чыгышы бик шәп булды!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100